Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский һәм Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Мәгариф системасын алга таба үстерү мәсьәләләре, шул исәптән төбәк дәрәҗәсендә дә, тикшерелде. Гомумән, мәгариф өлкәсенә заманча якын килү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү һәм аннан файдалану мәсьәләләре һ. б. темаларга кагылдылар.
Татарстан ягыннан очрашуда ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
Искәртәбез, Владимир Мединский һәм Сергей Кравцов мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштырып" өченче халыкара форумында катнашу өчен Казанга килделәр.