Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Алла Самойлова белән очрашты

30.05.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Алла Самойлова белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. Төбәкнең Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белән үзара хезмәттәшлеге, медицина учреждениеләрен квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү, ташламалы категориядәге гражданнарны дару препаратлары белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Шулай ук 2019-2024 елларда «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру һәм 2025 елда «Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар. Алла Самойлова билгеләп үткәнчә, Татарстанга һәр килү ниндидер яңалык табарга мөмкинлек бирә. Ул шулай ук «Казан Экспо» ХКҮнең төрле форматтагы чаралар уздыру урыны буларак уңайлы урнашуын уңай бәяләде. Искәртәбез, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Казанда «Дарулар әйләнеше өлкәсендә дәүләт җайга салуы – ФармМедОбращение 2025» бөтенроссия конференциясендә катнаша («Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында уза).


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.