Рөстәм Миңнехановка Ингушетиянең иң югары бүләге - «Казанышлар өчен» орденын тапшырдылар

29.05.2025

Бүген Ингушетиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың иң югары бүләге - «Казанышлар өчен» орденына лаек булды.

Бүләкне Ингушетия Башлыгы Мәхмүд-Али Кәлиматов тапшырды.

«Казанышлар өчен» ордены Ингушетия халкы алдындагы күренекле казанышлар өчен, ә нәкъ менә халыклар арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен бирелә.

"Минемчә, Рөстәм Нургалиевич әлеге бүләккә үзенең төбәккә ярдәм итүе, республикабызның уңышлы социаль-икътисадый үсешенә юнәлтелгән күпьеллык хезмәте һәм хезмәттәшлеге белән лаек булды", - дип билгеләп үтте Мәхмүт-Али Кәлиматов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.