Рөстәм Миңнеханов Ингушетиягә эш сәфәренә килде

29.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ингушетия Республикасына эш сәфәренә килде.

Визиты барышында Рөстәм Миңнеханов Ингушетия башлыгы Мәхмүт-Али Кәлиматов белән очрашачак. Яклар сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне алга таба үстерү перспективалары турында фикер алышачак.

Моннан тыш, республика Рәисе Ингушетиянең кайбер тарихи-мәдәни объектларында булырга, һәйкәлләрне саклау буенча төбәк тәҗрибәсе, шулай ук республиканың туризм потенциалы белән танышырга планлаштыра.

Бүген иртән, рәсми чаралар башланыр алдыннан, Рөстәм Миңнеханов Назрань шәһәрендәге Хәтер һәм дан мемориалына чәчәкләр салды. Комплекс Ингушетиянең истәлекле даталарына һәм вакыйгаларына багышланган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.