Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында катнашты

28.05.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Физик культура һәм спортны үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет утырышында катнашты.

Утырышны видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды. Төп тема – адаптив физик культураны һәм спортны - сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә юнәлдерелгән юнәлешләрне үстерү.

«Без бүген аерым иҗтимагый әһәмияткә ия мәсьәлә турында фикер алышачакбыз: сүз адаптив спортны үстерү, ягъни сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә актив тормыш өчен, даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнү өчен, турнирларда, ярышларда катнашу өчен мөмкинлекләр ачуга юнәлдерелгән системаны үстерү турында бара», - диде Владимир Путин, утырышны ачып.

Ул ассызыклаганча, спорт һәрвакыт кешегә физик, психологик, социаль ярдәм күрсәтүнең, аның үзен тормышка ашыруның мөһим ресурсы булды һәм булып кала. Һәм бу ресурс аеруча кайгыртуга, дәүләт тарафыннан югары игътибарга мохтаҗлар файдасына нәтиҗәле эшләргә тиеш.

"Бездә сәламәтлек, инвалидлык буенча теге яки бу чикләүләре булган 11 миллионга якын граждан бар, өстәвенә аларның 7 миллионнан артыгының спорт белән шөгыльләнү өчен медицина киртәләре юк. Киресенчә, күпләргә ул хәтта сәламәтлекләрен торгызу һәм ныгыту өчен, авыруга карамастан, тулы канлы тормыш рәвеше алып бару өчен тәкъдим ителгән", - диде Россия Президенты.

«2030 елга кадәр һәм киләчәктә 2036 елга кадәр адаптив спортны һәм адаптив физик культураны үстерү концепциясен, шулай ук тиешле чаралар планын эшләвегезне сорыйм», - диде ул.

Нотык белән Тула өлкәсе Губернаторы Дмитрий Миляев чыгыш ясады, ул шулай ук чарага әзерлек буенча эш төркемен җитәкли.

Фикер алышуда шулай ук Мәскәү мэры Сергей Собянин, Мәскәү өлкәсе Губернаторы Андрей Воробьев, Спорт министры Михаил Дегтярев, Россия Паралимпия комитеты президенты Павел Рожков, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Федераль медицина-биология агентлыгы башлыгы Вероника Скворцова катнашты.

Тулырак kremlin.ru - http://www.kremlin.ru/events/president/transcripts/deliberations/77057


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. kremlin.ru материаллары буенча.