Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән 2025 елның I кварталындагы эш йомгаклары буенча киңәшмә уздырды

28.05.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән 2025 елның I кварталындагы эш йомгаклары һәм алга таба үсеш бурычлары буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быелның беренче кварталында илнең нефть тармагы тышкы шартларга җайлашуын дәвам итте. Бу чорда нефть бәясе төшү тискәре тенденция булды. Әйтик, Urals нефтенең уртача бәясе 1 кварталда бер баррель өчен 62,8 АКШ доллары күләмендә урнашкан (Россия Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча).

Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисадындагы вәзгыятьнең тотрыклы булуын искәртте. 1 квартал нәтиҗәләре буенча Татарстанда якынча 8,3 млн. тонна нефть чыгарылган, шул исәптән кече нефть компанияләре - 1,7 млн. тонна.

ТР кече нефть компанияләренең 2025 елның 1 кварталындагы эш нәтиҗәләре турындагы нотык белән «Нефтеконсорциум» генераль директоры Рафаэль Минһаҗев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, кече нефть компанияләре быелның беренче кварталында 1 млн. 690 мең тонна нефть чыгарган. Кече компанияләр чыгарган нефтьнең өлеше республика буенча гомуми күләмнең 20%ын тәшкил итә. Нефть чыгару күләме буенча билгеләнгән биремнәрне 24 компания арттырып үтәгән.

Эксплуатацион бораулау буенча 74 мең метр тау токымы борауланган. 66 яңа скважина файдалануга тапшырылган. Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру ысуллары 27 компаниядә кулланылган.

Кече нефть компанияләренең сәнәгать һәм экологик иминлек таләпләрен ничек үтәве турында Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Горев сөйләде.

Кече нефть компанияләренең табигатьтән файдалану өлкәсендәге закон таләпләрен үтәве турындагы нотык белән Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама Төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров чыгыш ясады.

Йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов компанияләр җитәкчеләренә аларның эшләре һәм республиканың нефть чыгаруын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, бүген нефтьчеләр өчен нефть чыгаруның нәтиҗәлелеген арттыру, персоналны алга таба өйрәтү, җитештерү иминлеген тәэмин итү, шул исәптән кибер иминлек кебек бурычлар мөһим булып кала.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук 11 июльдән 17 июльгә кадәр Әлмәттә Яшь геологларның традицион республика ачык кыр олимпиадасы узачагын искәртте һәм нефть компанияләре җитәкчеләренә балалар һәм яшьләр белән эшләүгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.