«Татнефтехиминвест-холдинг" АҖ Директорлар Советында роботлаштыру өлкәсендәге проектлар һәм башка инновацион проектлар каралды

28.05.2025

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Рәисе, «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Анда нефть, газ, химия тармагындагы кайбер инновацион проектлар каралды.

«Химия и жизнь» журналының баш мөхәррире Любовь Стрельникова балаларны һәм яшүсмерләрне химия белән кызыксындыру, өлкән сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары арасында химия фәнен алга этәрү турында нотык белән чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов Любовь Стрельникованы ел саен үткәрелә торган август конференциясендә катнашырга чакырды, ул яңа уку елы алдыннан уза һәм республиканың педагоглар җәмәгатьчелеге вәкилләрен җыя. Ул хәбәр иткәнчә, республикада «Физика-математик алгарыш» проекты старт алды һәм химияне өйрәнүне популярлаштыру өчен шундый ук проект булдыру турында уйларга тәкъдим итте.

Җитештерүләрне һәм складларны роботлаштыру турындагы нотык белән «Прометей» ҖЧҖ генераль директоры Игорь Гвинтовкин чыгыш ясады.

Кояш энергетикасында технологияләрне үстерү өчен яңа платформа буларак кояш энергетикасы һәм су үсеше турында Физика институты (Казан федераль университеты) профессоры Сергей Харинцев сөйләде.

VK Tech базасындагы предприятиеләр өчен Россия корпоратив программа тәэминаты мөмкинлекләре турында VK Tech коммерциячел директоры Андрей Горяйнов сөйләде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстан нефть-газ химиясе форумы - 2025кә әзерлек турында мәгълүмат бирде. Форум 26-28 август көннәрендә узачак. Бер көне студентлар һәм яшьләр белән эшләүгә багышлана.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.