Рөстәм Миңнеханов янәдән «Татнефтехиминвест-холдинг" АҖ Директорлар советын җитәкләде, генераль директор итеп Рафинат Яруллин расланды

28.05.2025

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ акционерларының гомуми җыелышының еллык утырышы узды.

Акционерлар 2024 елга йомгак ясады, җәмгыятьнең еллык хисабы расланды, Директорлар советы әгъзалары сайланды.

2024 ел өчен гади акцияләргә дивидендлар күчермәскә һәм түләмәскә, чиста табышны акционерлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтергә карар кабул ителде.

Аннары Директорлар советы һәм ревизия комиссиясе составы сайланды.

«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы рәисе итеп янәдән Рөстәм Миңнеханов сайланды.

«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры итеп Рафинат Яруллин расланды.

Шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының 2025-2026 елларга эш планы расланды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.