Рөстәм Миңнеханов «Каравон" бәйрәмендә: Бу фольклор бәйрәме дә, Славян язуы бәйрәме дә, ә иң мөһиме – рус мәдәнияте бәйрәме.

24.05.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Каравон» рус халык бәйрәмендә катнашты.

Чара гадәттәгечә Лаеш муниципаль районының Никольское авылында уза.

Рөстәм Миңнехановны Лаеш муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрде.

Рөстәм Миңнеханов «Каравон» рус халык бәйрәме мәйданчыкларында булды - биредә рус өстәл һәм хәрәкәтчән уеннары, һөнәрчелек остаханәләре, рус ишегалды тәкъдим ителгән.

«Һөнәрчеләр осталары шәһәре» мәйданчыгында халык-сәнгать һөнәрләре осталарының эшчәнлеге - тукучылык, чүлмәкчелек, агачка уеп ясау, күн эше тәкъдир ителә. Декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәсе җәелдерелгән.

«Каравон» кысаларында «Закрутиха», «Кузнечный двор» борынгы рус аттракционнары мәйданчыклары, металдан коелган әйберләр ясау һәм җитештерү буенча мастер-класслар, иконалар ясау буенча мастер-класслар, кыңгырау чаңы мәктәбе җәелдерелгән.

Шулай ук ачык һавада рус милли ашлары булган күп санлы палаткалар тәкъдим ителгән.

Сәхнәдә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе иҗат коллективлары чыгышлары уза.

«Каравон» бәйрәмендә Рөстәм Миңнеханов Курск өлкәсенең Суджа шәһәреннән «Криница» фольклор-инструменталь ансамблендә катнашучылар белән аралашты. Коллектив җитәкчесе музыка турында сөйләде һәм Курск кугикл – камыш көпшәләренең яңгырашы үзенчәлекләрен күрсәтте. Суджа коллективы авыр вакытлар кичерә, әмма фаҗигагә карамастан, ансамбль чыгышларын дәвам итә, мәдәният һәм традицияләрне бөтен ил буйлап күрсәтә.

«Каравон» мәйданчыкларының берсендә Рөстәм Миңнеханов традицион рус уеннарында катнашты.

Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов республика җитәкчелегенә бәйрәмне оештыруда финанс ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, ел саен «Каравон» мәйданчыгы яңартыла, ә бәйрәмнең географиясе киңәя. «Бу аралашу, дуслык, һәм без кунакларыбызга чиксез шат, - диде ул. - Без бергә булырга тиеш, без бердәм булырга тиеш. Тик шул вакытта гына безнең ил иң көчле, иң куәтле һәм җиңелмәс булачак, Без бергә булганда!»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, «Каравон» бәйрәме елдан-ел матурая гына бара. "Барлык кунакларыбызга да чын күңелдән рәхмәтлемен – бу Лаеш районы һәм Татарстан гына түгел, ә башка төбәкләрдән килгән кунаклар һәм иҗат коллективлары да", - диде ул һәм Курск өлкәсеннән килгән коллективны аеруча җылы сәламләде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук бәйрәмгә килгән МХО сугышчыларын алкышларга өндәде.

"Бүген "Каравон" – фольклор бәйрәме дә, Славян язуы бәйрәме дә, ә иң мөһиме - рус мәдәнияте бәйрәме. Без «Каравон» ачылудан Идел буе халыкларының бәйрәмнәрен башлыйбыз. Киләсе айда Сабантуйлар булачак – бу татар мәдәнияте. Алга таба бездә марый, чуаш, удмурт мәдәниятләре бәйрәмнәре кебек чаралар планлаштырылган. Бу бәйрәмнәрнең барысын да без һәрвакыт югары дәрәҗәдә үткәрәбез. Бу безнең республиканың, бөтен илебез кебек үк, күп милләтле булуы турында сөйли. Һәм теләсә кайсы халыкның мәдәниятенә хөрмәт һәм ярату белән карарга, халыкларыбызда булган традицияләрне сакларга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук «Каравон»га һава торышы да уңай елмайды, дип билгеләп үтте.

"Бәйрәм уңышлы булды дип саныйм, - диде ул. - Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм уңышлар телим!»

Искәртәбез, төп сәхнәдә «Каравон» бәйрәменең театральләштерелгән прологы булды.

Татарстан Рәисе Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.

Белешмә өчен:

Русларның «Каравон» бәйрәме Никольское авылында яшәүчеләр тарафыннан 1988 елда яңадан торгызылган. Ул вакытта активист С.А. Трусов авыл халкы мәдәни тормышта актив катнашсын өчен ансамбль оештыра. Җырлар һәм йолалар, шулай ук «Каравон» бәйрәме искә төшә башлый. Бу борынгы традицияне йөртүчеләрнең исән калуы аркасында мөмкин булды. 20 кешедән торган «Волжанка» ансамбле әнә шулай барлыкка килә. Соңрак ул «Каравон» дип үзгәртелә. Беренче тапкыр яңадан торгызылган бәйрәмне Изге Троица бәйрәмендә 1988 елда үткәрәләр.

1993 елдан бәйрәм фольклор фестивале статусын ала. Беренче «Каравон"да нибары җиде фольклор коллективы булган. 2006 елда Татарстаннан һәм Россия Федерациясенең күрше төбәкләреннән 61 фольклор коллективыннан меңнән артык кеше катнаша, кунаклар саны 5 меңнән артып китә.

2024 елда бәйрәм чарасында 204 иҗат коллективы катнашкан.

2025 елда «Каравон» фольклор бәйрәме 24 майда, 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Лаеш районының Никольское авылында уза. Быел фестиваль бу - 6 концерт мәйданчыгы, Россия төбәкләреннән 200 иҗат коллективы, 136 декоратив-гамәли сәнгать остасы. Чакырылган кунаклар - Россиянең атказанган артисткасы Варвара, «Партизан FM», «Живаго», «Хвоя» һәм «Товарищество вечерняя Москва» фолк-төркемнәре.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.