Рөстәм Миңнеханов: Киләсе атнадан республикада җәйге савыктыру кампаниясе башлана, 154,5 мең баланың ялы планлаштырыла

24.05.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә берничә йөкләмә бирде.

Ул, аерым алганда, бүген республиканың барлык мәктәпләрендә дә соңгы кыңгырау яңгыраячагын искәртте.

Бу уку елында Татарстан мәктәпләрендә - 46232 9 нчы сыйныф укучысы, 15300 11 нчы сыйныф укучысы укуларын тәмамлый.

Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларына, уку йортлары җитәкчеләренә уку елы тәмамлануга бәйле чараларны, шулай ук чыгарылыш имтиханнарын югары дәрәҗәдә һәм барлык иминлек чараларын үтәп үткәрергә кушты.

Рәис шулай ук республикада җәйге савыктыру кампаниясе башланачагын хәбәр итте.

"Киләсе атнадан савыктыру кампаниясе башлана, - диде ул. - Балалар ялы сыйфатлы һәм имин оештырылсын өчен бөтен көчне куярга кирәк. Республикада 154 мең 526 баланың ялы планлаштырылган. Балалар ялы өчен 1620 оешма җәлеп ителәчәк».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төбәктә авыр тормыш хәлендә калган, ата-ана каравыннан мәхрүм калган, инвалид балалар, МХОдә катнашучылар гаиләләрендәге балалар өчен 50 меңнән артык түләүсез юллама каралган.

Бу чараларны финанслауга республика бюджетында 2 млрд 531 млн сум, җирле бюджетлардан 12 млн сум билгеләнгән, диде ул.

Татарстан Рәисе муниципаль берәмлекләр башлыкларына, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Яшьләр эшләре министрлыгына балалар була торган объектларның комплекслы иминлеген һәм террорчылыктан саклануын тәэмин итүне, шулай ук савыктыру лагерьларында туклануны оештыруны һәм социаль тискәре күренешләрне профилактикалауны контрольгә алуны сорап мөрәҗәгать итте.

Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» рус бәйрәме узачак. Бәйрәм әһәмиятле вакыйга - Славян язуы һәм мәдәнияте көне белән туры килә.

"Каравон" Идел буе халыкларының традицион бәйрәм чараларын башлап җибәрә, диде Рөстәм Миңнеханов һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына, ТР Мәдәният министрлыгына булачак бәйрәмнәрне милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр нигезендә әзерләүне һәм уздыруны тәэмин итәргә, хокук саклау органнары белән берлектә җәмәгать тәртибен һәм иминлекне саклау өчен барлык кирәкле чараларны күрергә кушты.

Татарстан Рәисе шулай ук искәрткәнчә, быел республикада «Аҗаган» хәрби-патриотик уены колачлы узды. Барлык муниципаль районнарда сайлап алу этаплары оештырылды, уенда 105 меңнән артык бала катнашты.

Бу бик әһәмиятле эш, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм балаларны патриотизм рухында тәрбияләү мәсьәләләренә зур игътибар бирергә өндәде. Ул «Аҗаган»ны яхшы оештырганнары өчен муниципаль берәмлекләр вәкилләренә, «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчелегенә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, шулай ук Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесына рәхмәт белдерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.