Татарстанда мәгариф өлкәсендә -213, сәламәтлек саклау өлкәсендә 226 объект ремонтлана

24.05.2025

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программалары актив фазада. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Иң зур күләмнәр - ремонтлана торган объектлар саны һәм финанслар буенча – мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә, дип ассызыклады Марат Айзатуллин.

Мәгарифтә 213 объект ремонтлана. Бу шул исәптән 33 гомуми белем бирү оешмасы, шуларның 32се актив рәвештә яңартыла. Тагын бер объектка (Саба районында) подрядчылар май ахырына кадәр керешәчәк.

Гомумән алганда, гомуми белем бирү учреждениеләре буенча ремонт 45%ка башкарылган. Мәктәпләрдә функциональ зоналарны ремонтлау программасы төгәлләнә, аңа 83 объект керә (гомуми үтәлеш 99% тәшкил итә). 2 объект эшләнә әле. Узган ике атнада Тәтеш, Аксубай һәм Нурлат районнары мәктәпләрендә дүрт функциональ зона тапшырылган. Шулай итеп, төзелеп беткән объектларның гомуми саны 81 тәшкил итә.

Уку елы ахырына кадәр берничә көн кала. Дәресләр тәмамлану белән ашамлык блокларын ремонтлау программасы тулы көченә эшли башлаячак. Хәзер аның үтәлеше 6% дип бәяләнә. Әлегә эшләр 17 объектта бара. Быел шулай ук 11 балалар бакчасын ремонтларга кирәк (үтәлеш - 35%).

8 ресурс үзәген ремонтлау буенча программа чаралары 42%ка үтәлгән. Май ахырына кадәр Зәйдәге бердәнбер объектны ремонтлау планлаштырыла. 4 тулай торакта ремонт 47%ка башкарылган.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә - 226 объект, ремонт ике республика программасы һәм илкүләм проект буенча алып барыла. Фельдшер-акушерлык пунктларында ремонт 77%ка башкарылган. 63 объектта эшләр бара. Барлыгы 52 объект тапшырылган, шуларның 21е үткән ярты айда тәмамланган.

Балалар өчен сөт ризыкларын өләшү буенча 56 пунктның 36сында ремонт эшләре төгәлләнгән. Шуларның 9ы 6 муниципаль районда ике атна эчендә тапшырылган. Калган 20 сөт кухнясы актив ремонтлана. Бу типтагы объектларда эшләр башкарылышы - 76%. Медицина стационарларын ремонтлау программасы 25%ка үтәлгән. Бүгенге көндә 17 медицина стационары эшләнә. Тагын ике объектта эшләр ай ахырына кадәр башланачак.

Участок хастаханәләрен һәм амбулаторияләрне ремонтлау буенча подрядчылар тарафыннан башкарылган эшләр 61% тәшкил итә. Узган ике атнада Алабугада амбулатория ремонтлау төгәлләнгән. Быел барлыгы 17 объектны ремонтларга кирәк булачак.

Агымдагы елда 17 поликлиниканы да ремонтларга кирәк. Шуларның берсе - Казанда - бу атнада тапшырылган. Эшләрнең гомуми үтәлеше 47% дип бәяләнә.

Мәдәният өлкәсендә дүрт республика һәм федераль программа кысаларында 27 объект ремонтлана. 19 авыл мәдәният йортының 65%ы ремонтланган.

Соңгы ике атнада Кайбыч һәм Буа районнарында ике объектта ремонт эшләре төгәлләнгән. Өч балалар сәнгать мәктәбен ремонтлау эшләре 63% дип бәяләнә. Калган биш тармак учреждениесендә ремонт 20%ка башкарылган.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә быел 5 республика һәм федераль программа гамәлгә ашырыла, аларга 34 объект керә. Шул исәптән - 13 балаларны савыктыру лагеренда ремонт 49%ка башкарылган. Соңгы ярты айда Зеленодольск һәм Тәтеш районнарында ике объект ремонтланган.

4 яшүсмерләр клубында ремонт 54%ка башкарылган. 9 психологик-педагогик ярдәм үзәген ремонтлау - 53%ка, 8 яшьләр үзәген ремонтлау – 53%ка.

Ике программа кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 80 объектына ремонт ясала. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен ремонтлау программасына 31 объект кертелгән. Гомумән алганда, программа чаралары 71%ка үтәлгән.

«Кадрлар» илкүләм проектында халыкны эш белән тәэмин итүнең 49 үзәген ремонтлау каралган. Агымдагы үтәлеш - 37%.

Гидротехник корылмаларны ремонтлау, күлләрне чистарту һәм елга суларын чистарту буенча «Экология» өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган ике программага 21 объект керә. Шулардан 19 объектта эшләр бара. Питрәч һәм Яңа Чишмә районнарындагы объектларга подрядчылар июньнән дә соңга калмыйча керешәчәк. Программа объектлары буенча гомуми үтәлеш 59% дип бәяләнә.

Актив рәвештә 20 спорт объектында ремонт эшләре алып барыла.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы быел республиканың 42 муниципалитетын үз эченә ала. Программа паспортына 911 йорт кертелгән. Аларның 16сының милекчеләр тарафыннан капиталь ремонт фондын формалаштыру өчен махсус счетлары бар. Программаның финанс күләме - 11 млрд 266 млн сум.

Электрон аукционнар оештыру эше дәвам итә. Торак-коммуналь хуҗалык фонды подряд оешмаларын 864 күп фатирлы йортка билгеләгән, шул исәптән лифт җайланмаларын - 204 объектка, төзелеш-монтаж эшләрен башкару буенча 649 йортка.

2026 елда төзекләндерүгә планлаштырылган җәмәгать киңлекләрен сайлап алу буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Республикада яшәүче 294 мең 109 кеше тавыш биргән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Төзелеш министрлыгы материаллары кулланылды