Рөстәм Миңнеханов “Дельрус” компаниясе президенты Юлай Мәһдиев белән очрашты

15.11.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Дельрус” компаниясе президенты Юлай Мәһдиев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук республика ягыннан Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов һәм башкалар катнашты.

Яклар киләчәк үзара файдалы хезмәттәшлек вариантлары буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, бүген “Чистай” индустриаль паркы территориясендә “Дельрус” ЯАҖнең медицина продукциясе җитештерү заводының беренче чиратын эксплуатациягә тапшыру тантанасы узды.

Рөстәм Миңнехановка яңа предприятиедә эшләнәчәк продукция үрнәкләрен күрсәттеләр. Ул шулай ук компания җитәкчелеген җитештерү процессын башлап җибәрү белән котлады.

“Дельрус” халыкара фәнни-җитештерү компаниясе дөньяның 30 иленнән булган медицина товарлары җитештерүче фирмалар белән партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерә, аңа 1991 елда нигез салынган. Компания эшчәнлегенең төп юнәлеше – медицина учреждениеләрен комплекслы рәвештә яңадан җиһазландыру, дәвалау учреждениеләрен чыгым материаллары белән тәэмин итү, медицина товарлары җитештерү, программа белән тәэмин итү, халыкка югары технологияле медицина хезмәтләре күрсәтү. Компаниянең региональ вәкиллекләре Россия, Кыргызстан, Казахстан, Украина, Белоруссия, Әзәрбәйҗан, Таҗикстан һәм Узбекистанның эре шәһәрләрендә урнашкан.

Татарстан Республикасында “Дельрус-Татарстан” ҖЧҖ фирмасы вәкиллеге эшләп килә.

“2011-2013 елларга сәламәтлек саклауны модернизацияләү” программасын гамәлгә ашыру кысаларында Республика клиник хастаханәсе өчен, Республика клиник балалар хастаханәсе, Республика клиник онкология диспансеры, Әлмәт, Түбән Кама медицина учреждениеләре өчен җайланмалар сатып алынган иде.



ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.