Рөстәм Миңнеханов Төрекмән халкының Милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты

16.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмән халкының Милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Очрашу алдыннан Гурбангулы Бердымөхәммәдов Россия Президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләште.

Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовка 16 нчы Казан форумында катнашканы, шулай ук Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде. "Безнең тугандаш халыклар тирән тарихи рухи-мәдәни багланышлар һәм нәтиҗәле сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр белән бәйләнгән. Илләребез арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төрекмәнстан багланышларын үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегез өчен тирән рәхмәтемне кабул итүгезне сорыйм", - диде республика Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы багланышлар тарихы күптәнге. Күп еллар дәвамында Төрекмәнстанда Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре уңышлы эшләп килә.

Очрашуда катнашучылар икътисадый хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, яклар нефть разведкасы һәм нефть чыгару, машина төзелеше, энергетика, фармацевтика һәм медицина, агросәнәгать комплексы һәм башка юнәлешләрдәге элемтәләрне үстерү потенциалын билгеләп үттеләр.

Татарстан Рәисе шулай ук мәдәният, туризм, спорт, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне алга таба үстерүнең мөһимлеген ассызыклады. Бүген Татарстан университетларында 8,5 меңгә якын төрекмән студенты укый. Рөстәм Миңнеханов Казанда һөнәрчелек үзәге төзелүе турында сөйләде һәм Гурбангулы Бердымөхәммәдовка анда төрекмән осталары да булсын дип тәкъдим итте.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү һәм эшлекле һәм партнерлык элемтәләрен җайга салу перспективаларын югары бәяләде.

Казан Кремлендә Гурбангулы Бердымөхәммәдов шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.