Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумының пленар утырышында чыгыш ясады

16.05.2025

Бүген Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумының пленар утырышы ачылды. Утырыш «Казан Экспо» ХКҮнең И. Шакиров исемендәге концертлар залында узды.

Пленар утырышның онлайн-трансляциясе оештырылды.

Пленар утырышның модераторы - CIBAFI ислам банклары һәм финанс учреждениеләре Генераль советы Генераль секретаре Абделила Белатик.

KazanForum пленар утырышында Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев, Әзәрбайҗан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шахин Абдулла улы Мостафаев катнашты.

Чара Коръән укудан башланды. Изге Коръән аятьләрен Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте башлыгы, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин форумда катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның мөрәҗәгатен укыды.

Сәламләү сүзләре белән төркмән халкының Милли лидеры, Төркмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Мәликгулый улы Бердымөхәммәдов һәм Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов: «KazanForum"ның бөтен дөньядан дуслар җыюы, яңа элемтәләр өчен яхшы шартлар тудыруы, хезмәттәшлекнең конкрет проектларына ишекләр ачуы куанычлы», - диде Татарстан Республикасы Рәисе.

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Р.Н. Миңнехановның «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2025» XVI халыкара икътисадый форумының пленар утырышында ясаган чыгышы тезислары:

"Бисмилләһи-рахмәнир-рахим! Әс-сәламү галәйкүм, рәхмәтуллаһи үә бәракәтуһ! Кадерле дуслар! Дорогие друзья! Сезне «Россия-Ислам дөньясы: «KazanForum»16 нчы халыкара икътисадый форумында сәламләвемә шатмын. Без Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга форумга ышаныч күрсәткәне һәм даими рәвештә ярдәм иткәне өчен, Сезгә, Марат Шакирҗан улы, шулай ук федераль органнарга чараны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен, безнең мөхтәрәм кунакларыбызга, форумда катнашучыларның һәм партнерларыбызга аның эшенә зур өлеш керткәннәре өчен тирән рәхмәтлебез.

Шунысы куанычлы, "KazanForum" бөтен дөньядан дуслар җыя, яңа элемтәләр өчен яхшы шартлар тудыра, хезмәттәшлекнең конкрет проектларына ишекләр ача. Быелгы форумның эшлекле программасы бай һәм төрле. Иң актуаль темалар буенча 140тан артык конференция уздырыла. Бүген Россия һәм мөселман илләре арасында хезмәттәшлек үсеше темплары сизелерлек арта. Урта Азия, Якын Көнчыгыш, Азия, Африка партнерлары белән уртак проектлар гамәлгә ашырыла.

Безнең чит ил коллегаларыбызның күпполярлык принципларына тугрылыгының дәлиле - бу БРИКСны киңәйтү. Әлеге берләшмәнең узган ел Казандагы саммитына 36 ил һәм 6 халыкара оешма җыелган иде. Аларның 16 сы - ислам дәүләтләре.

Менә инде күп еллар дәвамында Россиянең мөселман дәүләтләре белән планлы эшләвенең яхшы үрнәге булып Татарстан тора. Казан 2022 елда Ислам дөньясының Яшьләр башкаласы дип танылды, ә киләсе елда аның мәдәни башкаласы булачак.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән товар әйләнеше 38%ка арткан һәм 8 млрд долларга якын тәшкил итә. «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме уңышлы эшли. Төркемнең Малайзиядәге (узган елның декабре) һәм Казандагы утырышлары әһәмиятле чаралар булды.

Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим әфәнде һәм төркмән халкының Милли лидеры, Төркмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Мәликгулый улы Бердымөхәммәдов әлеге утырышларның мәртәбәле кунаклары булдылар, алар бүген безнең белән бу залда. Игътибарыгыз һәм катнашуыгыз өчен рәхмәт. Бу безнең өчен зур мәртәбә.

Һәм бүген кунакларыбызның форумдагы чыгышлары безнең дөрес юлда булуыбызны күрсәтә. Бу безнең өчен бик зур ярдәм.

Хөрмәтле коллегалар! Мәгълүмат технологияләрен һәм цифрлы платформаларны үстерү нәтиҗәсендә бүген Татарстан актив рәвештә глобаль тәэмин итү чылбырына интеграцияләнә, инвесторлар һәм партнерлар өчен үзенең җәлеп итүчәнлеген арттыра. Якынча 3,5 мең IT-компания һәм дистәләгән мең IT-белгеч булу безгә иҗтимагый тормышның күп өлкәләрендә алдынгы технологик хәл ителешләрне башкарырга һәм гамәлгә кертергә мөмкинлек бирә. Бүген цифрлы технологияләр финанс секторында, шул исәптән ислам секторында чын революция ясый. Татарстан бу глобаль трансформациягә үз өлешен кертә алуы белән горурлана.

Сезнең игътибарыгызны IT-секторга инвестицияләр җәлеп итү һәм шәһәр һәм дәүләт идарәсендә цифрлы хәл ителешләрне гамәлгә ашыру тәҗрибәсенә юнәлтергә телим. Шулай ук цифрлаштыру процессында мәдәни һәм дини үзенчәлекләрне исәпкә алу һәм аларга цифрлы технологияләрне җайлаштыру мөһим.

Хөрмәтле форумда катнашучылар! Кадерле дуслар!

Безгә билгеләнгән бурычларны хәл итү буенча әле күп эшләр башкарырга туры киләчәк. Ахырда барыгызга да илебезгә һәм республикабызга булган игътибарыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Татарстанга килүегез һәм «KazanForum»да актив катнашуыгыз өчен рәхмәт. Үз ягыбыздан, без аны бай һәм кызыклы итәргә тырыштык. Сезгә сәламәтлек, иминлек, билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын һәм республикабыздан якты тәэсирләр алуыгызны телим.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.