Казанга төрекмән халкының Милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде

16.05.2025

Татарстанга төрекмән халкының Милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде.

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Казанга визиты кысаларында Гурбангулы Бердымөхәммәдов «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» XVI ел саен үткәрелә торган халыкара икътисадый форум эшендә катнашачак.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановның Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән эшлекле очрашуы да планлаштырылган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.