Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев белән очрашты

16.05.2025

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, Үзбәкстан Республикасының вәкиллекле делегациясе Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum»XVI халыкара икътисадый форумы чараларында катнашу өчен килде.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларга Татарстанга килүләре һәм KazanForum да катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Ул шулай ук искәрткәнчә, ул җитәкләгән Татарстан делегациясе күптән түгел «Иннопром. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать мәйданчыгында Ташкентта, шулай ук Үзбәкстан шәһәрләрендә инновацион инфраструктура объектларында булды.

"Объектларда булу һәм шәһәрне карау мөмкинлеге өчен рәхмәт", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук «Иннопром-2025» күргәзмәсенең яхшы оештырылуын билгеләп үтте.

Бүгенге очрашу барышында Үзбәкстанның кайбер шәһәрләрендә индустриаль инфраструктураны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу шул исәптән «Навои» махсус икътисади зонасы территориясендәге индустриаль парк, «Бохара сәнәгатен үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы һәм башка объектлар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина