Рөстәм Миңнеханов: Ислам дөньясында яшәүчеләрнең 70% яшьләр тәшкил итә, безнең бурычыбыз – үсеп килүче буынга үз тарихына һәм мәдәниятенә сакчыл караш тәрбияләү

16.05.2025

Бүген Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышы узды. Чара «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum»16 нчы халыкара икътисади форумы кысаларында узды. 

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре урынбасары Текая Мөхәммәд Салах, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Казандагы кунакларны сәламләде һәм чит ил һәм Россия хезмәттәшләренә төркем линиясе буенча хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. 

"Хөрмәтле утырышта катнашучылар! Декабрьдә без Малайзиядә очраштык. Бу уңайдан бүген утырышта булган Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим әфәндегә, шулай ук Малайзиядәге барлык дусларыбызга кунакчыллыклары һәм эш өчен яхшы шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Куала-Лумпурдагы очрашуларыбыз ислам дөньясында уңай бәяләнә һәм Россия Федерациясенең мөселман илләре белән хезмәттәшлек процессына зур өлеш кертте", - дип ассызыклады чыгышында Татарстан Рәисе. 

"Шуларның берсе безнең илләрдә заманча яшьләр сәясәте турында җентекләп фикер алышу зарурлыгы булды. Бүген ислам дөньясында яшәүчеләрнең 70% яшьләр тәшкил итә. Безнең бурыч - үсеп килүче буынга үз тарихына һәм мәдәниятенә сакчыл караш тәрбияләү. Шул рәвешле генә без үзебезнең тиңдәшлекне һәм мәдәни күптөрлелекне саклап кала алачакбыз. 

Моннан бер атна элек илебезнең Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгына багышланган бәйрәм һәм истәлекле чаралар узды. Бу ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Яшьләрнең ата-бабаларыбыз тарихтагы иң канкойгыч сугышта яулап алган дөньяның иң югары кыйммәтен аңлавы бик мөһим. Тарихны белү һәм хөрмәт итү ватанпәрвәрлек һәм киләчәк өчен җаваплылык хисе формалаштыра.

Казандагы быелгы утырышта «Россия һәм Ислам дөньясы илләренең яшьләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсе: уртак чакырулар һәм уртак гамәлләр» дигән мөһим тема буенча фикер алышырга тәкъдим ителде. Россиядә бүген үсеп килүче буынны традицион кыйммәтләр нигезендә тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырыла. Шул максаттан өч ел элек «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте оештырылды. Аның күзәтү советын Россия Президенты Владимир Владимирович Путин җитәкли.

Татарстанда балалар белән эш кечкенәдән – балалар бакчасыннан алып барыла, анда педагоглар һәм ата-аналар җәлеп ителгән. Моннан тыш, бүген яшьләр белән «Сәләт», «Созвездие - Йолдызлык» төбәк иҗтимагый берләшмәләре, Яшьләр дипломатиясе академиясе, студентларның хезмәт отрядлары актив эшчәнлек алып бара. Яшьләр потенциалын ачу өчен республикада барлык кирәкле инфраструктура, шул исәптән югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләр, яшүсмерләр клубларының, яшьләр үзәкләренең, балалар лагерьларының киң челтәре, илдә иң эре экстрим-парк бар. Шулай ук яшь гаиләләргә, яшь галимнәргә, авыл яшьләренә ярдәм итү программалары гамәлгә ашырыла", - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

"Мин тукталырга теләгән тагын бер мөһим момент - 2026 елда Казанны ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан итү. Без ИСЕСКО җитәкчелегенә, мөселман илләренең мәдәният министрларына һәм барлык чит ил дусларыбызга Татарстан башкаласына әлеге исем биргәннәре өчен рәхмәтле. Бу ислам дөньясының иң төньяк өлеше буларак, дөньяны безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребез белән таныштыру, җирле мәгърифәтчеләрнең, галимнәрнең, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең дөнья цивилизациясенә керткән өлешен күрсәтү, Россия һәм аның төбәкләренең башка илләр белән хезмәттәшлеген ныгыту өчен яхшы мөмкинлек", - диде ул.

"Безнең утырыш темасына күчеп, шуны билгеләп үтәсем килә: ул Россиянең яшьләр оешмалары һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре арасында үзара аңлашуны тагын да киңәйтергә һәм тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итәчәк. Бу җәһәттән оешманың яшьләр форумын билгеләп үтәсем һәм актив роль уйнаганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Яшьләрне социаль әһәмияткә ия эшчәнлеккә җәлеп итүгә, традицион гаилә, милли-мәдәни һәм рухи-әхлакый кыйммәтләргә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән уртак программаларны һәм инициативаларны үстерү турында фикер алышу тәкъдим ителә", - дип әйтте чыгышында Рөстәм Миңнеханов. 

Марат Хөснуллин XVI KazanForum катнашучыларына һәм кунакларына Россия Президенты Владимир Путинның сәламләвен укыды. "Гасырлар дәвамында безнең күпмилләтле илебез Ислам дөньясы дәүләтләре белән киң багланышлар өчен ачык иде. Һәм бүген, катлаулы халыкара вәзгыятькә карамастан, без икътисади, фәнни, мәгариф, Гуманитар, төбәкара багланышларны уңышлы һәм эзлекле рәвештә киңәйтүне дәвам итәбез. Татарстан – Россия Федерациясенең мондый нәтиҗәле һәм конструктив мөнәсәбәтләрне актив коручы субъектларының берсе", - диелгән мөрәҗәгать текстында. 

Үз чиратында Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме Россиянең мөселман илләре белән хезмәттәшлеген ныгытуга зур өлеш кертә. "Шул исәптән стратегик караш төркеме ярдәмендә безнең илләрнең икътисади күрсәткечләре үсә. Соңгы 5 елда без Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләре арасындагы сәүдәдә уңай динамика күрәбез. Товарлар белән сәүдә итү күләме - 2 мәртәбә, хезмәтләр белән 4 мәртәбә артты. Шулай ук безнең илләр икътисадының драйверы булып туризм тора. Соңгы 5 елда үзара туристлар агымы 2,5 тапкырга артты, 2024 елда 19 млн кешегә җитте", - дип өстәде вице-премьер. 

Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим төркем утырышында катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм күтәрелгән мәсьәләләрнең актуальлеген билгеләп үтте. "Яшьләр сәясәте темасы бик мөһим. Без яшьләрне „Россия - Ислам дөньясы“ стратегик караш төркеме эшенә җәлеп итүне хуплыйбыз. Безгә аларның тәкъдимнәре һәм инициативалары кызыклы", - диде Әнвәр Ибраһим. 

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ассызыклаганча, хәзер яшь буынның акылы өчен көрәш кискенләште. "Россия Хөкүмәте 2024 елның августында 2030 елга кадәр яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру стратегиясен раслады. Стратегия яшьләр өлкәсендә хакимият органнары эшенең төп юнәлешләрен билгели. Бу традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, патриотизм һәм гражданлыкны үстерү, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итү, гаилә институтына хөрмәт формалаштыру», - дип ассызыклады Игорь Комаров. 

Утырышта шулай ук Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре урынбасары Текая Мөхәммәд Салах, Россия һәм Халыкара яшьләр оешмалары вәкилләре, мөселман һәм православие дин әһелләре, ислам оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады.

 


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев