Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсе рәисе Артур Орлов һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкчесе Григорий Гуров белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Төбәк дәрәҗәсендә яшьләр сәясәте, «Беренчеләр хәрәкәте» катнашындагы чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга актив кушылды.
Татарстан Рәисе «Беренчеләр хәрәкәте» һәм Росмолодежь оешмалары вәкилләрен август аенда Казан Глобаль Яшьләр саммитына чакырды.