Татарстан Рәисе Федераль иминлек хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсе башлыгы Юрий Урванов белән очрашты

12.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль иминлек хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсе башлыгы Юрий Урванов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда Татарстан Хөкүмәте һәм чик буе ведомствосы арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын уздырганда иминлекне тәэмин итү турында фикер алыштылар.

Россия Федераль иминлек хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсе РФ дәүләт чигенең Россия-Казахстан коры җир участогында чик иминлеген тәэмин итә. Шулай ук идарә эшчәнлеге Казан, Түбән Кама, Сарытау, Самара, Уфа, Түбән Новгород, Пермь, Ульяновск, Саранск, Чабаксар һава үткәрү пунктлары (аэропортларында) гамәлгә ашырыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.