Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Югары Ослан районында булды һәм язгы кыр эшләренең барышын бәяләде. Аны район башлыгы Евгений Варакин озата йөрде.
Куралово авылына килүгә Рөстәм Миңнеханов «Таткрахмалпатока» АҖнең бөртекле экстрактлар заводын карады. 2015 елда экстрактлар җитештерү буенча яңартылган цех файдалануга тапшырылган. 2018 елда 12 мең тонна сыйдырышлы элеваторлы киптерү-чистарту комплексы төзелеп беткән. 2024 елда елына 6 мең тонна егәрлекле солодовня төзелеп беткән һәм файдалануга тапшырылган.
Завод территориясендә җирле аграрийлар белән очрашу узды. Май башындагы түбән температура һәм явым-төшемнәрнең сабан чәчү темпларына тәэсир итмәве билгеләп үтелде. Уңай һава шартлары башлану белән темплар арткан. 12 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән, шул исәптән 5 мең гектардан артык - бөртекле һәм кузаклы культуралар. Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре бөртеклеләрне чәчүне төгәлләгәннәр, терлек азыгы һәм техник культуралар чәчүгә керешкәннәр. Район тукландыруны һәм тырмалауны тулысынча төгәлләгән, чәчүлекләрне гербицид белән эшкәртүгә керешкән.
Татарстан Республикасы вице-премьеры авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров районның авыл хуҗалыгында яхшы күрсәткечләр күрсәтүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта ул агросәнәгать секторына инвесторларны активрак җәлеп итәргә өндәде. "Хуҗалыкларны үстерергә, яңа предприятиеләр ачарга кирәк. Дәүләт программалары, грантлар аша финанслау - болар барысы да мөмкин», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Югары Ослан районы - шәһәр яны районы, бу кыенлыклар тудыра, шул ук вакытта үсеш өчен мөмкинлекләр дә арта. "Сезнең территория индустриаль мәйданчыклар, яңа җитештерүләр үсеше өчен бик кызыклы. Мөмкин кадәр күбрәк эш урыннары булдырырга кирәк, бу маятниклы миграция проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип игътибарны юнәлтте Республика Рәисе.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов территорияләрне комплекслы үстерүгә һәм кирәкле социаль инфраструктура булдыруга аерым игътибар бирергә чакырды.
Белешмә өчен:
«Таткрахмалпатока» АҖ үзенең тарихын XIX гасыр ахырында нигез салынган Казан патока заводыннан алып бара. 1966 елда «Таткрахмалпатока» җитештерү берләшмәсе төзелә, анда Казан мальтоза заводы төп предприятие булып тора. 1996 елда берләшмә акционерлаштырыла һәм аның нигезендә «Таткрахмалпатока» ААҖ төзелә. 2004 елдан предприятие составына Казан, Куралово һәм Лаеш бүлекчәләре керә. Предприятие кукуруз, арыш һәм арпа эшкәртү, әче сосла концентраты, мальтоза патокасы, бөртекле экстрактлар, шулай ук сыра кайнатучы арпа солодасы җитештерү белән шөгыльләнә.
2024 елда 20 мең тоннага якын ашлык эшкәртелгән. 8,1 мең тонна бөртекле экстрактлар һәм 6,5 мең тонна арпа солодасы җитештерелгән. Җитештерелгән продукция күләме 572 млн сум тәшкил иткән, бу 2023 ел белән чагыштырганда 46%ка күбрәк. Продукция сатудан кергән табыш 706 млн сум тәшкил итә, 2023 ел белән чагыштырганда 65%ка арткан.
Бөртекле экстрактлар җитештерү буенча «Таткрахмалпатока» Россиядә иң эреләрдән санала. 2024 елда продукцияне экспортка сату күләме арткан - гомуми табышның 10%ы. Предприятие шулай ук Югары Ослан районының социаль программаларында актив катнаша.