Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында чәчү кампаниясенең барышы белән танышты

11.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районына эш сәфәре кылды, анда ул чәчү кампаниясенең барышы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев озата йөрде.

Татар Әҗәле авылында «КВ Агро» АҖенең «Әҗәл» терлекчелек комплексы территориясендә республика Рәисе хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Район башлыгы хәбәр иткәнчә, 2025 ел уңышы өчен 9 мең 672 га көзге культура чәчелгән, шул исәптән - 9 мең 215 га көзге бодай.

Сабан культуралары 9 мең гектарга якын мәйданда чәчелгән, шул исәптән арпа - 2 мең 430 га, сабан бодае - 1 мең 785 га, ашлык кукурузы - 890 га, солы - 149 га, борчак - 319 га. Бөртекле культуралар чәчү төгәлләнгән. Чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 26 мең 309 га тәшкил итә. Бүгенге көндә терлек азыгы культуралары чәчелә. Моннан тыш, 1 га чәчүлек мәйданына 61,6 кг күләмендә минераль ашлама кертелгән.

Районда мөгезле эре терлекләр саны 12 мең 418 баш тәшкил итә, шул исәптән 4 мең 681 сыер. Хуҗалыкларда шулай ук 1 млн 320,7 мең кош исәпләнә. Бу елның 4 аенда 10 мең 537 тонна сөт һәм 11 мең 626 тонна ит җитештерелгән.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Зеленодольск районының агросәнәгать комплексы республиканың авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертә. Ул шулай ук кече фермер хуҗалыкларын үстерүне активрак стимуллаштырырга өндәде. Моның өчен дәүләт ярдәме чаралары, төбәк программалары бар.

Моннан тыш, Татарстан Рәисе «КВ Агро» АҖенең «Әҗәл»терлекчелек комплексы эше белән танышты. Бүгенгә хуҗалыкта 4 мең 885 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шулардан 2402се - савым сыерлары. Быелның 4 аенда тулаем савым 5 мең 416 тонна тәшкил иткән. Хуҗалыкта 89 кеше эшкә урнаштырылган.

Терлекчелек комплексының үз терлек азыгы үзәге бар. Бүгенге көндә биредә тәүлеккә 187 тонна күләмендә «Сухостой-1» һәм «Сухостой-2» моноазыклары җитештерелә. Алга таба терлк азыгы үзәге өч районда: Югары Ослан, Зеленодольск һәм Кама Тамагы районнарында агрохолдингның терлекчелек комплексларын тәэмин итәчәк. Җитештерү киңәйгән саен шәхси ярдәмче хуҗалыкларны да моноазык белән тәэмин итү планлаштырыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.