Рөстәм Миңнеханов: Безнең алда колачлы вакыйга - KazanForum

10.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада булачак эре форумнарны иң югары дәрәҗәдә уздырырга һәм кунакчыллык һәм транспорт объектларының көйле эшләвен тәэмин итәргә кушты. Иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кичә безнең республика бөтен илебез белән бергә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтте. "Безнең алда зур вакыйга - "Россия - Ислам дөньясы: KazanForum" халыкара икътисадый форумы. 100 илдән делегатлар катнашыр дип көтелә. Бик җитди вәкиллек, абруйлы спикерлар булачак", - диде Татарстан Рәисе.

16-18 май көннәрендә Казанда татар дин әһелләренең «Милли үзенчәлек һәм дин» XV бөтенроссия форумы узачак. Форум эшендә илнең 70тән артык төбәгеннән 1 меңнән артык кеше катнашачак. Бу Россиядә ислам әһелләренең бердәмлекне ныгытуга, тәҗрибә уртаклашуга һәм күп милләтле илдә ислам тормышының актуаль мәсьәләләрен тикшерүгә юнәлдерелгән иң зур җыелышы. 18 майда борынгы Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы булчака.

«Иң мөһиме - гамәлләр уздырганда барлык иминлек чараларын тәэмин итү", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.