Бүген Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары кысаларында «Үлемсез полк» йөреше узды. Акция Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Казанда йөрешкә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та кушылды.
Рөстәм Миңнеханов кулында әтисенең бертуган абыйсы Галимҗан Миңнеханов портретын тотып барды. Ул фронтка 19 яшендә китә. 359 нчы укчы полк составында Мәскәү янындагы каты сугышларда катнаша, анда 1941 елның 15 декабрендә батырларча һәлак була.
Татарстан Рәисе белән бергә йөрештә аның улы Искәндәр дә катнашты - ул әнисе ягыннан бабасы - Бөек Ватан сугышы ветераны Бари Сафиулла улы Сафиуллинның портретын тоткан иде.
Йөреш 15:00 сәгатьтә старт алды. Колонна шәһәрнең үзәк урамнары буйлап: Карл Маркс урамы буйлап, Лобачевский урамы аша, Черек күл паркы һәм Кремль урамы буйлап китте. "Үлемсез полк" йөреше Меңьеллык мәйданында тәмамланды, анда катнашучыларны интерактив бәйрәм программасы көтә иде.
Татарстан башкаласында маршрутның озынлыгы 2,1 км тәшкил итте. Быел «Үлемсез полк» акциясе 150 меңгә якын кешене берләштерде. Шәһәрнең яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре актив катнашты. Оешмага 200 ихтыярый ярдәм итте.