Татарстан Рәисе: Совет гражданнарының тиңдәшсез батырлыгы һәм кыюлыгы нәтиҗәсендә илебез тарихтагы иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугышта җиңү яулады

09.05.2025

Миллионнарча гади совет гражданнарының тиңдәшсез батырлыгы һәм кыюлыгы нәтиҗәсендә безнең ил, тарихтагы иң куркыныч һәм канкойгыч сугышта җиңү яулап, нык торды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналы кабул итүдә белдерде. Чара Казан Кремлендә узды. Тантанада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген илебезнең төп бәйрәме - Бөек Ватан сугышында Җиңү Көне билгеләп үтелә. "Без җиңүчеләр буыны алдында бәһассез бурычлыбыз. Бүгенге көндә исән калган ветераннарга чын күңелдән аерым рәхмәт сүзләре. Сезнең ныклыгыгыз, батырлыгыгыз һәм ныклы тормыш юлыгыз - Ватанга хезмәт итүнең һәм безнең барыбыз өчен дә патриотизмның иң яхшы үрнәге», - диде республика Рәисе.

Ул ассызыклаганча, Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеге Ватанны саклаучыларның яңа буыннарында да яшәвен дәвам итә: "Безнең батыр сугышчыларыбыз - махсус хәрби операциядә катнашучылар - ата-бабаларының лаеклы варислары. Ышанам, теге вакыттагы кебек үк, бу юлы да дошман тар-мар ителәчәк! Без җиңәчәкбез!». Шулай ук Рөстәм Миңнеханов бәйрәм чараларын оештыручыларга парадны югары дәрәҗәдә әзерләгәннәре һәм уздырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Җиңү бәйрәме - барлык россиялеләр өчен зур шатлык. "Барлык ватандашларыбызны чын күңелдән Җиңү көне белән котлыйм. Бүген бәйрәм парадын карарга бик күп кеше килгән иде. Бу халкыбыз өчен горурлык уята. 9 май һәрвакыт халык бердәмлеген символлаштыра. Мин Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм Ватанны саклаучыларга рәхмәт белдерәм", - диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.