Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Казан гарнизоны гаскәрләре тантаналы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Гадәттәгечә Меңьеллык мәйданына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын, шулай ук Җиңү Байрагын чыгардылар.
Аннары Кызыл мәйданда хәрби парадны трансляцияләүне турыдан-туры карау оештырылды. Россиялеләрне Бөек Җиңү көне белән Россия Президенты - Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Баш командующие Владимир Путин котлады.
"Бүген барыбызны да шатлык һәм кайгы, горурлык һәм рәхмәт хисләре, нацизмны җимергән, миллионнарча гомерләр бәрабәренә бөтен кешелек өчен ирек һәм тынычлык яулаган буын алдында баш иею берләштерә. Без бу тарихи, триумфаль вакыйгалар турындагы истәлекне дөрес саклыйбыз. Һәм, җиңүчеләрнең варислары буларак, 9 Май бәйрәмен үз бәйрәмебез, ил, бөтен халык, һәр гаилә, һәрберебез өчен иң мөһиме буларак билгеләп үтәбез. Безнең аталарыбыз, бабаларыбыз Ватанны саклап калдылар. Һәм безгә Ватанны сакларга, бердәм булырга, илкүләм мәнфәгатьләребезне, мең еллык тарихыбызны, мәдәниятебезне, традицион кыйммәтләребезне якларга васыять иттеләр. Безгә кадерле, безнең өчен изге булган һәр нәрсәне", - диде Дәүләт Башлыгы үз чыгышында.
Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә Владимир Путин бер минут тынлык игълан итте.
Казанда Меңьеллык мәйданында җыелучылар алдында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады:
"Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Казан гарнизоны хәрбиләре! Парадта катнашучылар! Хөрмәтле татарстанлылар! Чын күңелдән сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйм! 9 май - илебезнең иң төп бәйрәме, күп милләтле халкыбызның җиңүе көне, бердәмлегебез һәм тупланганлыгыбыз символы. Озак дүрт ел эчендә Бөек Ватан сугышы һәр совет гаиләсе язмышында онытылмас эз калдырды. Безнең республикадан гына да фронтка 700 мең кеше киткән. Аларның яртысы әйләнеп кайтмады. Татарстан илнең тыл терәге булды. Безнең хатын-кызлар, картлар һәм балалар, завод-кырларда көченнән килгәнчә эшләп, күптән көтелгән җиңүне якынайтып, фронтны барлык кирәк-яраклар белән тәэмин иттеләр. Безнең батыр фронтовикларыбыз һәм тыл хезмәтчәннәребезнең батырлыгы, аларның бу эшкә какшамас ышанычы Икенче бөтендөнья сугышының нәтиҗәсен билгеләде. Без җиңүчеләр буынының ныклыгын һәм батырлыгын, аларның Ватанга тугрылыгын беркайчан да онытмаячакбыз. Бүген безнең сугышчылар махсус хәрби операция барышында, Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, сыгылмас ихтыяр һәм теләсә нинди сынауларга әзерлек күрсәтәләр. Үзләренең бабаларының лаеклы варисы буларак, алар Россиянең иминлеге һәм суверенитеты өчен батырларча көрәшәләр. Без ышанабыз - без җиңәчәкбез! Бөек Җиңүнең 80 еллыгы илебездә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу безнең җиңүчеләр буынына рәхмәтебезне һәм бүгенге геройларга зур хөрмәтебезне символлаштыра. Кадерле ветераннар, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле татарстанлылар! Бу бәйрәм һәм тантаналы көндә сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Җиңүче халыкка мәңгелек хәтер һәм дан! Бөек Җиңү Көне котлы булсын! Ура!».
Аннары гаскәрләр антаналы узды. Парадны Жуков орденлы Кызыл байраклы Казан югары танк команда училищесының начальнигы, Казан гарнизоны начальнигы генерал-майор Виталий Герасимов кабул итте. Мәйданга 34 парад расчеты чыкты. Тантаналы марш белән Казан гарнизоны хәрбиләре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, хәрби училище курсантлары, хәрби кафедралар студентлары, суворовчылар, яшь армиячеләр узды.
Шуннан соң механикалаштырылган колонна узды, аны легендар Т-34 танкы җитәкли. Аның артыннан ИС-3 танкы, СУ100 үзйөрешле артиллерия җайланмасы, йөзүче транспортер Пт-76, Катюша БМ-13, йөк (борт) автомобиле ЗИС-5, БТР 82А, Т90 «Прорыв», Т-80 БВМ, т-72Б3, БМ - т, БМП 3, «Днепр» мотоцикллары һәм ремонт-эвакуация машинасы РЭМ-КЛ узды. Гадәттәгечә парад ретроавтомобильләр узу белән тәмамланды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Меңьеллык мәйданында оештырылган хәрби-патриотик күргәзмә белән танышты. Биредә иң яңа Т-14 «Армата» танкын, Т-72 Б3М танкын, «Терминатор» танкларына ярдәм итү хәрби машинасын һәм илнең заманча бронетехникасының башка үрнәкләрен якыннан карарга мөмкин. Шулай ук бәйрәм кунаклары өчен кыр кухнясы да оештырылган иде.