Бүген ТатарстанРәисе Рөстәм Миңнеханов Харис хәзрәт Салихов белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. Очрашуда ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Харис Салих улын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады, ветеранга ныклы сәламәтлек теләде.
Харис Салихов фронтка 1944 елда китә, аңа 17 яшь була. Сугышларда катнашкан, батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән, шулай ук 30дан артык башка бүләккә ия. Сугыштан соңгы елларда Харис хәзрәт Мәскәүдә һәм Казанда хокук саклау органнарында эшли.
Республиканың киң җәмәгатьчелегенә Харис хәзрәт Салихов дин әһеле буларак билгеле, ул исламның фән, әдәбият белән үзара мөнәсәбәтләре мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнә.