Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышы 21 ноябрьдә узачак
13.11.2013
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышы 21 ноябрьдә узачак. Бүген бу хакта Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек иткән Президиум утырышында хәбәр ителде.
ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, сессиянең көн тәртибенә 28 мәсьәлә кертелә. Алар арасында Татарстан Республикасының 16 закон проекты, 7 федераль закон проекты, закон чыгару инициативасы һәм РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарының мөрәҗәгате бар.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә “Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проекты белән бәйле. Лилия Маврина хәбәр иткәнчә, икенче укылышта каралачак закон проектына карата 371 тәкъдим кергән.
Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашу вакытында бюджет проектының гади булмавын, кытлыкның зур икәнлеген аңлатып үтте. Бу шартларда парламентарийларның һәр тәкъдимне якларга тиешлеген белдерде.
Хәзерге вакытта һәр төзәтмә буенча эш алып барыла, консультацияләр үткәрелә. 15 ноябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында төзәтмәләр буенча фикер алышу булачак дип көтелә. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашачак.
Көн тәртибендә халыкта зур кызыксыну уяткан “Татарстан Республикасында йорт хайваннарын тоту турында” закон проекты да бар. Әлеге документка карата 32 тәкъдим кергән. Фәрит Мөхәммәтшин кичә КПРФ фракциясе тарафыннан “түгәрәк өстәл” утырышы уздырылуын, бу темага фикер алышуларның булырга тиешлеген билгеләп үтте. “Хафиз Гаязович Миргалимов һәм Валерий Павлович Васильев кирәкле эш башкардылар”, - диде ул, хуҗасыз хайваннар белән бәйле закон эшләнү һәм “түгәрәк өстәл” утырышы үткәрелүне тагын бер кат искәртеп. Аның фикеренчә, парламентарийлар дөрес закон кабул иткән: этләр һәм песиләр өчен йорт хуҗалары үзләре җаваплылык тоярга тиеш.
Утырышта шулай ТР Дәүләт Советының 2014 елга Законнар эшләү буенча якынча планы кабул ителәчәк. Депутатлар РФ Конституциясен кабул итүнең 20 еллыгына багышланган доклад тыңлаячак.
Хөкүмәт сәгатендә Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны тоту һәм алар белән идарә итү буенча оешмаларның (торак милекчеләре иптәшлеге һәм идарәче компанияләр) эшчәнлеге, 2013-2014 елларда республикада торак хезмәтләре бәясе үзгәрү динамикасы турында сөйләшәчәкләр.