Рөстәм Миңнеханов Россиянең Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Михаил Шмаков белән очрашты

13.11.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Михаил Шмаков белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Михаил Шмаков Татарстанга эш визиты белән килде. Ул Рөстәм Миңнехановка Чаллыда булганы һәм анда "КАМАЗ" ААҖ җитәкчелеге һәм эшчеләре белән илдә һәм республикада һөнәр берлекләренең актуаль проблемалары турында сөйләшкәнен хәбәр итте. Шулай ук Михаил Шмаков бүген борынгы Болгар шәһәрендә булды, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Шмаков Россиянең Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе һәм Татарстан Республикасының һөнәр федерациясе арасындагы хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.