Татарстан Рәисе: Бүген КФУ республиканың гына түгел, тулаем илнең дә фәнни-мәгариф комплексының һичшиксез флагманы булып тора

25.04.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан (Идел буе) федераль университетының Күзәтчеләр советы утырышында катнашты. Чара югары уку йортының төп бинасында узды. Видеоэлемтә аша утырыш эшендә Россия Президенты киңәшчесе, Казан университетының мактаулы докторы Игорь Левитин катнашты.

Россия Фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов Казан федераль университетының Күзәтчеләр советының яңа составын атады. Шулай ук Рөстәм Миңнехановны совет рәисе итеп янәдән сайладылар. «Без бергәләп югары уку йортының фән һәм мәгариф өлкәләрендә югары нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешергә ярдәм итәрбез дип ышанам», - диде Айрат Гатиятов.

Республика Рәисе Күзәтчеләр советы әгъзаларына күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген КФУ республиканың гына түгел, тулаем илнең дә фәнни-мәгариф комплексының һичшиксез флагманы булып тора. Югары уку йорты студентлар саны һәм профессор-мөгаллинәр составы буенча Россиядә бишенче урында тора, ә яше буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербург дәүләт университетларыннан гына калыша. Университет үзенең 220 еллыгын лаеклы билгеләп үтте. Оештыру комитетын РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җитәкләде, тантаналы чараларда илнең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Күзәтчеләр советының алдагы составы вәкаләтләре чорында университетның төп казанышларын билгеләп үтте. «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында КФУда дөньякүләм дәрәҗәдәге ун фәнни үзәкнең берсе булдырылды. Моннан тыш, университет - Татарстаннан югары уку йортлары арасында бердәнбер - «Приоритет-2030» программасы буенча федераль грантлар алучыларның беренче, иң абруйлы төркеменә керә. Ә КФУ каршында университет технологик эшкуарлыгы платформасы кысаларында төзелгән инновацион үсеш институтлары укучыларның һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләрнең инновацион проектларына нәтиҗәле ярдәм күрсәтә.

"КФУ "Студентлар стартабы" федераль конкурсына бирелгән гаризалар саны буенча да (1302), шулай ук сайлап алуда җиңүчеләрнең проектлары саны буенча да (225) илкүләм лидер булып тора. Бу яңа буын мәгариф учреждениесе - "Университет 3.0" аякка басу юлында мөһим адым. Әлеге концепцияне гамәлгә ашыру өчен КФУның барлык кирәкле нәрсәләре бар: көчле кадрлар потенциалы, шулай ук заманча фәнни-мәгариф, инновацион һәм социаль инфраструктура», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, алда әле Россиянең фән һәм техниканың мөһим өлкәләрендә технологик лидерлыкка ирешүгә юнәлдерелгән уртак эшләр күп - Дәүләт Башлыгы Владимир Путин куйган төп илкүләм максат, шулай ук югары мәктәпнең белем бирүнең яңа моделенә күчүен тәэмин итү.

"Ышанам ки, көчләрне берләштереп һәм булган нәтиҗәләргә таянып, без иң катлаулы һәм колачлы бурычларны хәл итә алачакбыз. Хәзерге Россия тарихында университетларга мондый игътибар беркайчан да булмады. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәр дип өметләнәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

2024 елда КФУ үсеше программасын һәм алдынгы инженерлык мәктәбен үстерү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында университет ректоры Ленар Сафин сөйләде. 2024 елда үсеш программасының барлык күрсәткечләре тулысынча үтәлгән. Аларның иң мөһимнәре өлешендә (бюджеттан тыш акчалар күләме, өстәмә белем бирү программалары, «цифрлы кафедра» һәм яшәртү буенча) югары уку йорты сизелерлек алда бара. Бюджеттан тыш акчаларның гомуми күләме 5,5 млрд сумнан артып китә. Иң зур өлешне Газпромнефть, КАМАЗ, Сибур, Изварино-Фарма һәм башкалар керткән.

Үсешнең яңа драйверлары формалаштырылган: биомедицина, энергетика, материалларга кереш, ИТ, кеше капиталын комплекслы үстерү.

Фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре югары рейтинглы халыкара журналларда басылып чыккан. КФУ галимнәренең алты эше һәм бер күзәтүе 2024 елда Россия тикшеренүчеләренең Топ-100 мәкаләсе исемлегенә кергән. Аспирантлар саны 1600гә кадәр арткан.

Казан университеты илнең технологик суверенитетын тәэмин итүдә актив эшли. «Сибур» компанияләр төркеме белән берлектә «катализаторлар фабрикасы» төзелгән. Бүгенге көндә җитештерү мәйданчыгында дистәләгән тонна катализаторлар җитештерелә. Нефть чыгару өлкәсендә дә шундый ук бурычлар планлаштырыла. Супер-конструкцион полимерлар нигезендә композитлар җитештерүнең беренче тәҗрибә-сәнәгать линиясе файдалануга тапшырылган.

«Изварино Фарма" белән берлектә актив фармацевтика субстанцияләре җитештерү әзерләнгән. Хәзерге вакытта аны эшләтеп җибәрү бара. Нәселдән килгән сирәк авыруларны дәвалау өчен биш препарат чыгаруга әзер булачак. Партнерның инвестицияләренең гомуми күләме - 1 млрд сумнан артык. Яңа препараторлар эшләүгә еллык күләм - 100 млн сумнан артык.

КФУ МХО ихтыяҗлары өчен актив эш алып бара. В.И. Чапаев исемендәге Чабаксар берләшмәсендә инновацион антисептик препарат җитештерү башланган. Беренче партия чыгарылган. 2025 елда әлеге препарат Брянск химия заводында җитештереләчәк. Ике предприятие дә Ростех компанияләре төркеменә керә.

КФУ - «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча, шулай ук «Студентлар стартабы» конкурсында катнашучылар һәм җиңүчеләр буенча Россиядә лидер.

«Безнең стартаплар Россиянең барлык университетлары арасында ТОП-1000 һәм ТОП-50 рейтингында иң яхшылары. Ә университетның стартап-студиясе илдә иң яхшысы дип танылды. Без интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерүдә шактый алга киттек", - дип хәбәр итте Ленар Сафин.

Инфраструктураны норматив хәлгә китерүгә аерым игътибар бирелә. 2024 елда югары уку йорты уку биналарын, тулай торакларны ремонтлау һәм аларның матди-техник базасын яңарту программасын дәвам итте. 2024 елда инфраструктураны үстерүгә чыгымнарның гомуми күләме 4 млрд сум тәшкил итте.

Алдынгы инженерлык мәктәбе нәтиҗәләренә килгәндә, 2024 елда КФУ Бауман исемендәге МДТУ , ИТМО, Питер политехы белән беренче төркемгә эләкте, 635 млн сум алып. Өч төп юнәлеш (интеллектуаль автомобиль, интеллектуаль җитештерү технологияләре һәм түбән/нуль углерод эзе булган автотранспорт) технологик лидерлыкның дүрт база юнәлеше буенча системалы бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу транспорт мобильлеге, яңа атом һәм энергетика технологияләре, яңа материаллар һәм химия, җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары. Һәр юнәлеш буенча партнерлар белән челтәрле һәм академик багланышлар оештырылган.

КАМАЗның пилотсыз автомобильләре өчен хәрәкәтне контрольдә тотуның интеллектуаль системасы эшләнгән. Транспорт чаралары дизайны өлкәсендә перспективалы КАМАЗ автомобильләре концепцияләре эшләнгән. 2030 елга кадәр планнарда - арктик башкаруда КамАЗлар линейкасын булдыру.

2024 елда 2 күмәк файдалану үзәге булдырылды. Алар тугыз махсус белем бирү пространствосының заманча җайланмалары һәм программа белән тәэмин ителеше белән тулыландырылган. Яңа индустриаль партнерлар белән зур планнар. КФУ «Соллерс» һәм «АВТОВАЗ»белән инжиниринг үзәкләре ачарга планлаштыра.

Шулай ук планнарда - КАМАЗ белән арктик автомобильләр буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе төзү һәм Кытай телематик индустриясе катнашучылары альянсы белән фәнни коллаборациягә керү. Сычуань университеты һәм Чэнду шәһәренең Электрон фән һәм техника университеты белән озак вакытлы хезмәттәшлек эшләнә.

«2029 елга кадәр планнарда - Чаллыда тулай торакны төзеп бетерү, кампус һәм укыту-лаборатория комплексын формалаштыру, ә 2030 елга - автомобиль төзелешендә инженерлар әзерләү буенча иң яхшы мәктәп булу», - дип өстәде ректор.

Совет әгъзалары шулай ук университетның киләчәк үсешенә бәйле мәсьәләләрне карадылар, югары уку йортының финанс-хуҗалык эшчәнлеге планы турында фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.