Рөстәм Миңнеханов - дәүләт бүләкләре лауреатларына: Сезнең һәркайсыгыз үзенең намуслы хезмәте белән республикабыз казанышларын арттыра

25.04.2025

Бүген Казан Кремлендә Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне алдыннан аеруча зур уңышларга ирешкән татарстанлыларны хөрмәтләү булды. Дәүләт бүләкләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, быел Россия Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Тарихи хәтерне саклау һәм ветераннарга рәхмәт йөзеннән юбилей елы ил Президенты тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. "Бу вакыйганың әһәмияте бәяләп бетергесез - һәр гаиләнең исән яки инде безнең арадан киткән ветераннары бар. Җиңү көне хаклы рәвештә төп һәм бөтен халыкның яраткан бәйрәме булып санала. Без Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәрвакыт тирән хөрмәт белән карыйбыз, сугышта һәлак булганнарны искә алабыз, аларның батырлыгына сокланабыз», - диде ТР Рәисе.

Ул залда фидакарь тыл хезмәтчәннәре: Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе ветераны Гөлҗәүһәр Хәкимулла кызы Карташова, агросәнәгать комплексы ветераны Фатыйма Шәвәли кызы Сафина, «Сетевая компания» ветераны Федор Иванович Казайкин, Казан вертолеларт заводы ветераннары Миңнеислам Миндин улы Вәлиев һәм Гаврил Васильевич Пестов. "Сезгә түбәнчелек белән баш иябез! Без сезнең белән горурланабыз һәм зур рәхмәтебезне белдерәбез», - дип мөрәҗәгать итте аларга Рөстәм Миңнеханов. Бүген ветераннар «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медальләренә лаек булдылар.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, совет солдатлары һәм офицерлары батырлыгы үрнәкләрендә махсус хәрби операциядә катнашучылар тәрбияләнгән, алар бүген дә хәрби бурычларын намус белән һәм фидакарьләрчә башкаралар, хәрби бурычларны ышанычлы үтиләр. МХОдә катнашучыларның кайберләре бүгенге тантанада да катнаша.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, барлык авырлыкларга да карамастан, республика динамик үсешен дәвам итә. Татарстанда дөньякүләм дәрәҗәдәге зур чаралар уза. Тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән инвестиция һәм инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла. Яшәү, уку, эшләү һәм ял итү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча зур эш алып барыла.

"Республикабызның казанышларын ил Президенты Владимир Владимирович Путин һәм федераль Хөкүмәт ярдәменнән башка күз алдына да китереп булмый. Әлбәттә, уңышларыбызда хезмәт сөючәнлеге, җаваплылыгы һәм үсешкә омтылышы белән аерылып торган татарстанлыларның үзләре зур казанышларга ия. Бу залда утыручылар - моңа ачык дәлил. Сезнең һәрберегез үзенең намуслы хезмәте белән республикабыз казанышларын арттыра», - диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов төрле юнәлешләрдәге һәм өлкәләрдәге профессионалларга бүләкләр тапшырды. Алар арасында завод кешеләре, төзүчеләр, инженерлар, нефтьчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, педагоглар, табиблар, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре, хокук саклау һәм башка дәүләт органнары хезмәткәрләре, дин әһелләре бар. Барлыгы 56 дәүләт бүләге.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален республика Рәисе кулыннан запастагы гвардия подполковнигы, «Барс-16» махсус билгеләнештәге аерым отряд командиры Рафаэль Әхмәров, 37 нче мотоукчылар полкының кече лейтенанты, хәрби-сәяси эшләр буенча рота командиры урынбасары Дамир Гаффаров, 430 нчы мотоукчылар полкының өлкән сержанты, бүлек командиры Руслан Хәйретдинов, кече сержант, 430 нчы мотоукчылар полкының медицина пункты фельдшеры Иван Обручников, кече сержант, взвод командиры урынбасары - 1231 нче мотоукчылар полкының отделение командиры Владислав Пожинайло, 12273 нче хәрби частьнең 3 нче мотоукчылар батальонының БЛА отделениесе командиры Ирек Бәдриев, «Тимер» батальонының мотоукчылар батальонының мотоукчылар ротасы идарәсе отделениесе операторы Виталий Байрамалов. «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены белән В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театрының сәнгать җитәкчесе - директоры Александр Славутский бүләкләнде. Азнакай районыннан дүрт бала әти-әниләре Альбина һәм Назыйф Хәсәновларга «Ата-ана даны» ордены медале тапшырылды. ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова, «ТР Дзюдо федерациясе» иҗтимагый оешмасының дзюдо буенча тренер-укытучысы Евгений Зюрнин, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы Рузия Закирова, Татарстан мөфтиенең МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча урынбасары Мансур Җәләлетдинов «Дуслык» орденына лаек булдылар. II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән «Химия продуктлары дәүләт фәнни-тикшеренү институты» федераль казна предприятиесенең инновацион технологияләр буенча баш технологы Андрей Арутюнян, «Казан дәүләт казна дары заводы» федераль казна предприятиесенең әйдәп баручы инженер-технологы Вера Әхмәтҗанова, Б.И. Тихомиров исемендәге «Казан Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыятенең бүлек башлыгы Александр Михайлов, "Элекон заводы" акционерлык җәмгыяте шомартучысы Александр Печинин. бүләкләнде «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален Рөстәм Миңнеханов ТР Югары Суды судьясы Максим Беляевка һәм ТР буенча ЭЭМ полиция башлыгы урынбасары Александр Мищихинга тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Данил Фәтхуллинны, «Авиасервис» ҖЧҖнең 2 нче авиация эскадрильясы командиры Эдуард Гайнуллинны, Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Гыйбадуллинны, Югары Ослан районының Ключищи авылындагы Иоанн Креститель Раштуа храмы клиригы, иерей Владимир Горновскийны, «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Казиловны, Иннополис Университеты директоры киңәшчесе Екатерина Коневаны, «Казан мотор-төзелеш җитештерү берләшмәсе» АҖ генераль директоры Аппараты җитәкчесе Сафия Салихованы, «Әфганстан һәм махсус хәрби операцияләр Россия ветераннар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының ТР буенча төбәк иҗтимагый оешмасының Кукмара районы бүлеге идарәсе рәисе Рәшит Шакирҗановны бүләкләде.

Моннан тыш, кайбер татарстанлылар Россия Президенты Рәхмәтенә, шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мактаулы исемнәренә лаек булдылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.