Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч - бюджетның нисбәтлеген тәэмин итү, беренче чираттагы һәм социаль әһәмияттәге йөкләмәләрне үтәү

25.04.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Катнашучылар быелның 1 кварталында республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары турында фикер алыштылар һәм финанс системасы органнарының 2025 елга бурычларын билгеләделәр.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 1 кварталда бюджет күрсәткечләре үтәлгән. Әмма бу тынычланып калу өчен сәбәп түгел. "Агымдагы шартларда вәзгыять теләсә кайсы вакытта үзгәрергә мөмкин. Төп бурычлар - керемнәрнең уңай динамикасын саклау һәм план күрсәткечләрен һичшиксез үтәү. Без бюджетның нисбәтлелеген, беренчел һәм социаль әһәмияткә ия йөкләмәләрнең тулысынча үтәлүен тәэмин итәргә әзер булырга тиеш", - диде ТР Рәисе.

Ул быелга бюджетта шактый кытлык каралуына игътибар итте. Иң эре керем чыганагы - табышка салым буенча керемнәр мәсьәләсен даими игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Күп кенә предприятиеләр 1 кварталда түләүләрне 7 млрд сумга киметкән. Рөстәм Миңнеханов тармак министрлыкларына салым органнары белән бергәләп вәзгыятьне контрольдә тотарга, предприятиеләр белән нисбәт комиссияләрен үткәрүне дәвам итәргә, ярдәм чараларын кулланырга кушты. Максат - предприятиеләрнең уңайлы эшләве һәм җитештерүләрне үстерү өчен шартлар тудыру. Агымдагы елда ил Президенты кушуы буенча яңа илкүләм проектларны гамәлгә ашыру эше башланды. Быел республика аларны гамәлгә ашыруга 44,6 млрд сум акча юнәлтә, шуның 24,7 млрд сумы - федераль акчалар. 1 квартал эчендә илкүләм проектлар кысаларында акчаларны үзләштерү нибары 10,7% тәшкил итә.

"Барыгызны да эшкә керешүегезне сорыйм. Федераль үзәк белән килешүләрдә салынган параметрларга тулы күләмдә ирешелергә тиеш. Хөкүмәткә барлык федераль трансфертларны үзләштерү һәм акчаларны нәтиҗәле тоту буенча эшне җайга салырга кирәк. Моннан тыш, федераль финанслашу өчен Татарстан объектларын һәм чараларын илкүләм проектларга кертү буенча актив эш алып барырга кирәк», - дип ассызыклады республика Рәисе.

Ел саен гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән республика программаларына шактый акча тотыла. Агымдагы елда шундый 48 программа гамәлгә ашырыла. Шул ук вакытта 4 яңа программа: ТКХ объектларын модернизацияләү, балалар өчен сөт туклануы пунктларына капиталь ремонт ясау, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы биналарын төзү һәм аларга капиталь ремонт, шулай ук Эчке эшләр министрлыгы биналарына капиталь ремонт ясау. "Бу муниципалитетлар өчен мөһим ярдәм. Башлыкларга һәр объектның нәтиҗәле эшләвен тәэмин итәргә кирәк», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов урыннардагы җитәкчеләргә.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, Россия Президенты кушуы буенча ил Хөкүмәте тарафыннан төбәкләрнең бюджет кредитлары буенча бурычларының өчтән ике өлешен исәптән чыгару кагыйдәләре расланган. Бушаган акчалар торак-коммуналь хуҗалыкны, транспорт һәм инвестиция инфраструктурасын модернизацияләүгә юнәлдереләчәк.

"Федераль дәрәҗәдә тиешле ведомстволар белән барлык тиешле килештерүләрне үткәрергә кирәк. Бу мәсьәлә аерым контрольдә булырга тиеш. Безнең 44,5 млрд сум күләмендәге лимитыбыз - яхшы ярдәм, без аларны коммуналь инфраструктураны торгызуга кертә алабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. Республика Рәисе бюджетны тулыландыру өчен мөһим резерв дип салым бурычын тагын да киметүне атады, ул 1 апрельгә 12,3 млрд сум тәшкил итә. "Узган ел начар эшләмәдек. Бурычларны киметү буенча чараларны дәвам итәргә кирәк", - диде Татарстан Рәисе.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин салым керемнәренең артуын билгеләп үтте. 1 кварталда алар 394 млрд сум тәшкил иткән һәм 2024 елның гыйнвар-мартына 13%ка арткан. Республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәр - 20%ка, иминият кертемнәре буенча 23%ка арткан. Федераль бюджетка күчерелгән салымнар өлеше 1 кварталда 68% тәшкил итә, республиканың берләштерелгән бюджетына - 32%. Республика бюджетына табышка салым күчерү гыйнвар-март айларында 56 млрд сум тәшкил иткән, узган елның шул ук чорына карата үсеш - 31%. Күп очракта мондый арту нефть чыгару һәм аны эшкәртү белән шөгыльләнүче компанияләрдән түләүләрнең артуы, шулай ук кайбер башка тармак оешмалары продукциясенә дәүләт ихтыяҗының югары булуы белән тәэмин ителгән. Республиканың берләштерелгән бюджетына физик затлар кеременә салым 2024 елның гыйнвар-март дәрәҗәсеннән 19%ка артып китә.

"Без гражданнарга НДФЛны төп социаль әһәмияткә ия чыгымнар буенча кайтару буенча хезмәт күрсәтү срокларын кыскартуны дәвам итәбез. Бүген ул 12 көн тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 2 мәртәбә диярлек тизрәк», - диде Марат Сафиуллин.

Һөнәри керемгә салым кулланучы үзмәшгуль гражданнар саны елдан-ел арта. Быелның 1 апреленә республикада алар инде 380 мең кеше, ә алар тарафыннан бюджетка һәм бюджеттан тыш фондларга түләнгән салым күләме гыйнвар-март айларында якынча 1 млрд сум тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 40%ка күбрәк. Шул ук вакытта үзмәшгульләрнең хезмәт мөнәсәбәтләрен алмаштыру һәм акчаларны кулга төшерү максатларында файдалану фактларын булдырмау актуаль бурыч булып кала.

Татарстан Финанс министры Марат Фәйзерахманов хәбәр иткәнчә, 2025 елның 1 кварталында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 161,2 млрд сум кергән. Салым һәм салым булмаган керемнәр 140,1 млрд сум күләмендә күчерелгән, шул исәптән республика бюджетына - 121 млрд сум, җирле бюджетларга - 19,1 млрд сум.

Берләштерелгән бюджетның тупланган салым һәм салым булмаган керемнәре күләме буенча республика Россия субъектлары арасында 4 нче урында тора. 1 кварталда физик затлар кеременә салым республиканың берләштерелгән бюджетына - 38,1 млрд сум, оешмалар милкенә салым - 11,3 млрд сум. Бюджетка акцизлар 10,2 млрд сум тәшкил иткән. Республиканың берләштерелгән бюджетына тулаем керемгә салым 5,6 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетына - 3,5 млрд сум һәм җирле бюджетларга - 2,1 млрд сум. Быелның 1 кварталында җир салымы 2,1 млрд сум күләмендә тупланган. Берләштерелгән бюджетка салым булмаган керемнәр - 15,3 млрд сум. Республиканың берләштерелгән бюджеты чыгымнары 107 млрд сум тәшкил итә. Республика бюджеты чыгымнары - 82,6 млрд сум, җирле бюджетлар чыгымнары - 49,3 млрд сум.

Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы Рөстәм Нуриәхмәтов хәбәр иткәнчә, 2025 елның 1 кварталында барлык дәрәҗәдәге бюджетлар арасында керемнәрне бүлү вәкаләтләрен башкарганда федераль казначылык органнары республиканың берләштерелгән бюджетына һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына 210,3 млрд сум яки узган елга карата 109,8% күчергәннәр. Керемнәр күләме, бюджетара трансфертларны исәпкә алмыйча, 2024 ел белән чагыштырганда 25 миллиардка арткан һәм 140 млрд тәшкил иткән - узган елга карата 122%.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, агымдагы шартларда бюджет керемнәрен һәм чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыру буенча даими эш таләп ителә. Ул билгеләп үткәнчә, күп кенә эре предприятиеләр табышка салым буенча үз түләүләрен киметкән инде, һәм әлеге тискәре динамиканың дәвам итүе мөмкин. Тармак министрлыкларының төп бурычлары - предприятиеләр күрсәткечләренең даими мониторингын алып бару, аларның фаразларын анализлау, аларга ярдәм итү чараларын күрү.

Физик затлар кеременә салым буенча Рөстәм Миңнеханов «күләгәдәге» хезмәт хакын легальләштерү буенча комиссия эшен дәвам итәргә өндәде. Кайбер муниципалитетлар буенча НДФЛ керемнәре кимегән: Әлмәт, Кайбыч, Баулы, Яңа Чишмә, Чүпрәле районнары.

Шулай ук республика Рәисе салым салуның гадиләштерелгән системасы кысаларында керемнәрне ачыкларга кушты. Күп кенә муниципалитетлар буенча түләүләр кимегән, барыннан да бигрәк Казанда һәм Чаллыда. "Муниципалитетларга, салым органнары һәм Финанс министрлыгы белән берлектә, җир салымына игътибар итәргә кирәк. 24 муниципалитетта керемнәр узган елның 1 кварталы белән чагыштырганда кимегән. Сәбәпләренә анализ ясарга һәм ашыгыч рәвештә чаралар күрергә кирәк. Шулай ук муниципаль җирләрдән һәм мөлкәттән файдалануның салым булмаган керемнәренә тәфсилле анализ ясарга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республиканың берләштерелгән бюджеты чыгымнары быелның 1 кварталына еллык планның 17,3%ын тәшкил иткән. ТР Рәисе министрлыкларның, ведомстволарның һәм муниципалитетларның игътибарын ел дәвамында, бигрәк тә федераль акчаларны үзләштерү кысаларында, чыгымнарны тигез үткәрү зарурлыгына юнәлтте. Елның соңгы айларында чыгымнарны "ашыгыч" үткәрү ярамый.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада подрядчылар тарафыннан биржа сатулары аша төзелеш материаллары сатып алу юлы белән объектларны төзегәндә һәм ремонтлаганда килешүләрнең үтә күренмәлелеген арттыру буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла. Беренче нәтиҗәләр инде бар.

Татарстан Рәисе мондый сатып алуларда катнашучыларны киңәйтү һәм биржага төзелеш материаллары җитештерүчеләрне, шул исәптән җир асты байлыкларыннан файдаланучыларны җәлеп итү буенча чараларны дәвам итәргә кушты. "Дәүләт торак фондына - шулай ук бу эшкә кушылырга. Финанс министрлыгына әлеге чараларны контрольдә тотуны һәм җайга салуны тәэмин итәргә кирәк", - диде республика Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.