Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Индso Group (Һиндстан) нигез салучысы һәм рәисе Винаей Малу белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, Татарстанның Һиндстан белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе тупланган, хезмәттәшлекнең билгеле бер шартнамә-хокукый базасы бар - Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Һиндстан Сәнәгатьчеләре конфедерациясе арасында килешүләр һәм башкалар.
Татарстан Рәисе шулай ук билгеләп үткәнчә, соңгы 15 елда ул Һиндстанда күп тапкырлар булган.
Ул Винай Малу әфәндене «TIME: Татарстан – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» беренче халыкара эшлекле форумында катнашырга чакырды, аны агымдагы елның октябрендә уздыру планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, дустанә элемтәләрне үстерүдә Һиндстанның Казандагы Генераль консуллыгы эше мөһим ярдәм булачак.
Очрашу барышында «Энсо Груп» белән элемтәләрне алга таба үстерү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. «Энсо Груп»ның Россия компанияләре һәм оешмалары белән партнерлык мөнәсәбәтләре булуы билгеләп үтелде.
Искәртәбез, Винай Малу Татарстанга эш сәфәренә килде, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге белән очрашты.