Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Бөек Милли Мәҗлесенең Сәнәгать, сәүдә, энергетика, табигый ресурслар, мәгълүмат һәм технологияләр комиссиясе рәисе Мостафа Варанк белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов Мостафа Варанкка озак вакыт хезмәттәшлек һәм Татарстанга даими игътибар өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, Варанк әфәнде Төркия Сәнәгать һәм технологияләр министрлыгын җитәкләгән чорда һәм безнең илләр лидерлары Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган ярдәме белән товар әйләнеше күләме буенча да, гамәлгә ашырылган инвестиция проектлары рәвешендә дә хезмәттәшлекне сизелерлек ныгытуга ирешелде.
«Без Төркия Республикасы белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан безнең илләр арасында нәтиҗәле бәйләүче звено булып тора. Моңа делегацияләрне актив алмашу һәм Төркия җитәкчелеге белән җайга салынган элемтәләр ярдәм итә».
Ул эшлекле даирә делегацияләре алмашу эшен активлаштырырга тәкъдим итте. Мәсәлән, узган атнада (15-18 апрель) Казанга ДЕИК Төркия-Россия эшлекле советының вәкиллекле делегациясе килгән иде. Татарстан Рәисе Варанк әфәндене май аенда республикага килергә һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында катнашырга чакырды.
Автомобиль сәнәгате һәм автокомпонентлар, станоклар һәм металл эшкәртү, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы машиналары төзелеше, кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренең үзара хезмәттәшлеге, медицина туризмы һәм башка өлкәләрдә сәүдә һәм хезмәттәшлек үсеше перспективалары бар. Без Төркия бизнесының киләчәктә дә Татарстанда проектларны үстерүен, республикабызны Россия һәм Евразия базарларына чыгу мәйданчыгы буларак куллануын телибез, диде Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында. Ул шулай ук Татарстанда да, Төркиядә дә яңа уртак проектларга өмет белдерде.
Төркия Бөек Милли Мәҗлесенең Сәнәгать, сәүдә, энергетика, табигый ресурслар, мәгълүмат һәм технологияләр комиссиясе рәисе Мостафа Варанк бу визиты һәм киләчәктә хезмәттәшлек турында фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул уртак проектлар буенча эшлекле багланышлар һәм элемтәләр дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.