Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза - дәүләтләре илчеләре белән очрашуда барысын да KazanForum һәм "Россия-Ислам дөньясы" СКТ утырышында катнашырга чакырды

21.04.2025

Бүген Мәскәүдә, Россия Тышкы эшләр министрлыгы йортында, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчелегенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илчеләре белән очрашуы узды. Чарада Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Тышкы эшләр министрлыгында мондый форматтагы очрашулар гадәткә әверелде.

Ул әлеге инициативаны һәм тулаем төркем эшен хуплаулары өчен РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинга, Тышкы эшләр министры Сергей Лавровка, шулай ук Тышкы эшләр министрлыгы коллективына рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов барлык чит ил һәм Россия коллегаларына «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлегенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Ул шулай ук барысын да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү белән котлады. "Әлеге вакыйганың безнең һәрберебез, илебез һәм сугыштан соңгы дөнья төзелеше өчен әһәмиятен тулаем алганда бәяләп бетереп булмый. Тарихны фальсификацияләү омтылышлары шартларында Бөек Ватан сугышы турындагы хәтерне саклауның әһәмияте аеруча арта. Нәкъ менә аның ярдәмендә без киләчәкне бер яктан – рух көче, бердәмлек, туганлык һәм Ватанга мәхәббәт кирәклеген, икенче яктан – тынычлык һәм күршелек мөһимлеген аңлап төзи алабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, мөселман илләре белән багланышларны киңәйтү – Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Халыкара мөнәсәбәтләрдә кризис шартларында мондый хезмәттәшлек аеруча әһәмияткә ия була. «Россия – Ислам дөньясы» төркеме берләштерүче халыкара иҗтимагый платформа булып тора.

Узган ел Төркем глобаль көн тәртибендәге проблемаларга, цивилизацияара һәм динара диалогны үстерүгә, традицион рухи һәм гаилә кыйммәтләрен яклауга, гуманитар хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә, яшьләр багланышларын үстерүгә, шулай ук мәгълүмат агымнарын һәм коммуникацияләрне яхшыртуга игътибар биреп, дистәдән артык эре чара уздырды.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, Төркемнең Казандагы (май) һәм Малайзиядәге (декабрь) утырышлары әһәмиятле чаралар булды. Ул Куала-Лумпурдагы утырышта Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим әфәнде катнашуын искәртте. "Без Галиҗанәпкә, шулай ук Малайзиядәге барлык дусларыбызга утырышны бик яхшы оештырганнары һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәтле. Малайзия Премьер-министрын - «KazanForum»да һәм май аенда Казанда «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында көтәбез. Шул ук вакытта эш расланган план нигезендә дәвам итәчәк", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов май аенда булачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына аерым тукталды. Узган ел форумда дөньяның 87 иленнән һәм Россиянең 87 субъектыннан 20 меңнән артык кеше катнашты. Алар арасында - Мәскәүдә аккредитацияләнгән 30дан артык дипломатик миссия җитәкчеләре. "Без сезгә, хөрмәтле коллегалар, керткән өлешегез һәм уртак эшегез өчен рәхмәтле, - диде Рөстәм Миңнеханов, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза - дәүләтләре илчеләренә мөрәҗәгать итеп. - Бүгенгә алда торган форумның бай эшлекле программасы формалаштырылган. Пленар утырышның темасы: "Цифрлаштыру: хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яңа чынбарлык һәм мөмкинлекләр».

Форсаттан файдаланып, сезне быел май аенда «KazanForum»га чакырасым килә. Без шулай ук чарага сезнең илләрдән югары делегацияләр һәм эшлекле даирә вәкилләрен җәлеп итүдә ярдәм итүегезгә өметләнәбез. Ышанам, бу яхшы практик нәтиҗә бирәчәк". 15-16 майга төркемнең еллык утырышы планлаштырылган, аның темасы - "Россия һәм Ислам дөньясы илләренең яшьләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсе: уртак чакырулар һәм уртак гамәлләр".

"Бүген ислам дөньясында яшәүчеләрнең 70%ын яшьләр тәшкил итә. Безнең бурыч - үсеп килүче буынга үз тарихына һәм мәдәниятенә сакчыл караш тәрбияләү. Шул рәвешле генә без үзебезнең тиңдәшлекне һәм дөньяның мәдәни күптөрлелеген саклап кала алачакбыз. Шул максаттан «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең чираттагы утырышы яшьләр сәясәтенә багышланачак. Балалар һәм яшьләр арасындагы халыкара проектлар, алар нигезендә дуслык һәм уртак кыйммәтләр тотрыклы дөнья төзүнең нигезе була бара», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Моңа бөтен дөнья буйлап дипломатия мәктәп клублары челтәрен үстерү буенча «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте эшчәнлеге ярдәм итә. Бүген бу 24 илдән өч йөздән артык мәктәп, аларның иң активлары Малайзия, Индонезия, Пакистан, Үзбәкстан. Яшүсмерләр бер-берсенең мәдәнияте һәм традицияләре белән танышалар, телләрен кулланалар һәм бөтен дөнья буйлап яңа дуслар табалар.

Бу эшнең әһәмиятен Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның төрле илләрнең балалар һәм яшьләр структураларын берләштерергә тиешле Халыкара балалар оешмалары ассоциациясен төзү турындагы карары раслый.

«Сезне Казанда "Россия — Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме утырышында катнашырга чакырам, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов илчеләргә. - Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе - Татарстан мисалында Россиянең ислам дөньясы белән багланышларны киңәйтүен күрергә була: сәүдә-икътисадый һәм инвестицион багланышлар урнаштыру белән беррәттән без мәдәни һәм гуманитар элемтәләрне уңышлы үстерәбез республика – Россиядә ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау төбәкләренең берсе, хәләл индустрияне үстерү буенча актив эш алып барыла. Ислам мәгарифенә зур игътибар бирелә".

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2022 елда Казан Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы статусын алды. 

Ә быелның февралендә Согуд Гарәбстанында (Җиддә шәһәрендә) Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрларының XIII конференциясе узды, аның кысаларында 2026 елда Казанны ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан итү турында бертавыштан карар кабул ителде.

«Без ИСЕСКО җитәкчелегенә, мөселман илләренең мәдәният министрларына һәм барлык чит ил дусларыбызга Татарстан башкаласына әлеге мактаулы исем биргәннәре өчен рәхмәтле», - дип ассызыклады ул.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.