Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов салым хезмәте эшчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

21.11.2008

Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән салым хезмәте эшчеләрен һөнәри бәйрәмнәре – Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
“Салым хезмәте дәүләт финанс системасының тотрыклы эшләвен тәэмин итә торган төп буыннарның берсе булып тора, - диелә котлау текстында. – Социаль мөһим программалар һәм инвестицион проектларны вакытында финанслау, шулай ук бюджет өлкәсенә караган учреждение хезмәткәрләренең тынычлыгы аның эшчәнлегеннән тора. Республиканың салым органнары йөкләнгән бурычларны лаеклы рәвештә үтәп чыгалар, барлык төрдәге бюджетларга дигән түләүләрне җыю буенча күздә тотылган күрсәткечләрне елдан-ел арттыра баралар. Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе бюджетка түләүләрне мобильләштерү буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидерларның берсе булып тора һәм бу күрсәткеч буенча Россия Федерациясе төбәкләренең беренче унлыгына керә. Республика өчен истәлекле булган бу көндә сезгә намуслы хезмәт, үз вазифаларыгызга намуслы каравыгыз өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Республика җитәкчелеге сезнең киләчәктә дә үз эшчәнлегегез белән Татарстан һәм гомумән Россия Федерациясенең чәчәк атуына ярдәм итәчәгегезгә ышана”.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы салым хезмәтендә эшләүчеләргә алга таба да һөнәри үсүләрен, мөһим дәүләти мәсьәләләрне чишүдә катгыйлык һәм ныклык, иминлек һәм уңышлар теләде.

Белешмә өчен: Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне, Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне турында” 2000 ел, 11 нче ноябрь, 1868 нче номерлы Указы нигезендә, 21 нче ноябрьдә билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте