Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә берничә йөкләмә бирде

19.04.2025

9 майга - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына ике атнадан аз гына артыграк вакыт калып бара. Татарстанда бәйрәм чаралары кысаларында 8 мең 227 ветеранга 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә юбилей медальләре тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада 149 фронтовикка «Мактаулы граждан» исеме бирелгәнен искәртте. Фронтовикларга, балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына, «Блокададагы Ленинградта яшәүче» тамгасы белән бүләкләнгән затларга, тыл хезмәтчәннәренә, тол хатыннарга һәм инвалидларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бер мәртәбә түләүләр башкарылган.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына, муниципаль берәмлекләргә сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, һәлак булган ветераннарның тол хатыннарына тапшыру өчен азык-төлек җыелмалары китерелгән, барлагы - 8 мең 796 комплект. Шәһәр һәм район башлыкларына 5 майга кадәр ветераннарга котлау открыткалары һәм азык-төлек җыелмалары тапшыруны оештырырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, барысы да тантаналы рәвештә һәм ветераннарга максималь уңайлыклар саклап оештырылырга тиеш. Татарстан Рәисе республикада торак пунктларны бәйрәмчә бизәү эшләрен көчәйтергә кушты.

Ул шулай ук һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган барлык һәйкәлләрне һәм обелискларны тәртипкә китерүнең мөһимлегенә игътибар итте. Моннан тыш, массакүләм чаралар уздыру мәйданчыкларында иминлекне тәэмин итү чаралары күрелергә тиеш. «Безнең уртак бурычыбыз - Бөек Җиңү юбилеен югары дәрәҗәдә оештыру һәм уздыру", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе искә төшергәнчә, иртәгә, 20 апрельдә, православие динен тотучылар Пасханы – христианнарның төп бәйрәмнәренең берсен билгеләп үтәләр. Республиканың православие храмнарында Пасха гыйбадәтләре узачак.

21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. «Татарстан муниципаль хакимиятләре - үзләрен кече ватаннарына хезмәт итүгә багышлаган фикердәшләрнең бердәм командасы, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Республика муниципаль җәмәгатьчелегенең барлык вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз».

Ул искәрткәнчә, бүген «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында җирле үзидарәнең иң алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узачак. «Коллегаларга мөрәҗәгать итәм - бәйрәмгә Казанга барысы да килмәячәк, шуңа күрә урыннарда да коллегаларга рәхмәт белдерергә һәм җирле үзидарә активистларын хөрмәтләргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе бүген шулай ук эшне оештырырга һәм кыштан соң җәмәгать киңлекләрен, скверларны, яр буйларын, ишегалларын тәртипкә китерергә кушты. "Кыштан соң барысын да тәртипкә китерергә кирәк, - диде ул. - Бу эшне башкарып чыгарга


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.