Рөстәм Миңнеханов Казахстанның "Қазақстан темір жолы" НК делегациясе белән очрашты

18.04.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Қазақстан темір жолы" НК (Казахстан) делегациясе белән очрашты. Очрашу «Алабуга» МИЗда узды.

«Қазақстан темір жолы» Милли Компаниясе" АҖ - Казахстан тимер юл челтәренең иң эре операторы. Компания йөк ташу буенча хезмәтләр күрсәтә, шулай ук транспорт-логистика хезмәтләре күрсәтә һәм вагоннар белән эш итә.

Очрашу барышында яклар хезмәттәшлек перспективалары, шул исәптән «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридорын үстерү турында фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.