Татарстан Рәисе: Безнең республика инновацион активлык дәрәҗәсе буенча илдә алдынгы урыннарда тора

10.04.2025

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков XIX Россия венчур форумының пленар утырышында катнаштылар. Үзәк тема - «Технологик эшкуарлык – югары компетенцияләр киңлеге». Утырыш эшендә шулай ук «РВК» генераль директоры Анатолий Браверман, KAMA FLOW инвестиция компаниясе партнеры Евгений Борисов, «Мәскәү инновацион кластеры» фонды генераль директоры Алексей Парабучев, «Восход» венчур фондының идарәче партнеры Руслан Саркисов һәм башкалар катнашты.

Видео буенча форумда катнашучыларга һәм оештыручыларга сәламләү сүзе белән Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, венчур эшкуарлыгы экосистемасы фәнни эзләнү нәтиҗәләрен кертүне тәэмин итә, аларны даими барган үзгәрешләргә динамик рәвештә җайлаштырырга ярдәм итә, кирәкле акчаларны җәлеп итә.

"Хөкүмәт бу өлкәгә дәүләтнеке булмаган финанслауны җәлеп итү өчен шартлар тудыруны дәвам итә. Президент кушуы буенча яңа стратегик корал – технологик лидерлыкның илкүләм проектлары формалаштырылды. Дәүләт Башлыгы Россия фонд базарының инвестицияләр чыганагы ролен көчәйтү зарурлыгын аерым ассызыклады. Шул исәптән өстенлекле югары технологияле юнәлешләрдә эшләүче компанияләр өчен дә", - диде РФ Премьер-министры.

Ул билгеләп үткәнчә, «Очыш – СТАРТАПтан ІРОга кадәр» Хөкүмәт инициативасы кысаларында 10 меңнән артык предприятие ярдәм алган инде. Аларның керемнәренең гомуми күләме триллион сумга якынлаша. 150 меңгә якын яңа эш урыны барлыкка килгән. Узган ел эчендә генә дә биржага беренче тапкыр берьюлы дистә ярым оешма чыккан, алар арасында күпчелеге - инновацион.

"Россия венчур форумы сезгә перспектив идеяләрне коммерцияләштерүгә, заманча үзебезнең товарлар, сервислар чыгаруга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәр дип өметләнәм, әлбәттә. Бездә моның өчен кирәкле тәҗрибә, фәнни потенциал һәм ресурслар бар», - дип өстәде Михаил Мишустин.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Россия Фән һәм югары белем министрлыгына республика инициативаларына игътибарлары һәм уртак проектлар өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, «Фән һәм университетлар» һәм «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» проектлары кысаларында республика территориясендә дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәк, ике махсуслаштырылган укыту-фәнни һәм инжиниринг үзәге, шулай ук ике яңа инновацион үсеш институты: университет стартап-студиясе һәм кече бизнеска инвестицияләр салу компаниясе булдырылган. Татарстаннан алты югары уку йорты «Приоритет – 2030» программасы резиденты статусына ия.

"Узган елның декабрендә безнең ике университет инженер кадрларын һәм технологик лидерлык өчен фәнни эшләнмәләрне әзерләүнең яңа федераль программасында катнашты. Әлмәттә „Югары нефть мәктәбе“ дөньякүләм дәрәҗәдәге студентлар кампусы ачылды. „СИБУР Холдинг“ компаниясенең актив ярдәме белән Түбән Камада шундый ук объектны заманча халыкара стандартларга кадәр модернизацияләү дәвам итә. Шулай ук “СИБУР» Казанда Корпоратив фәнни-техник үзәк төзү турында карар кабул итте", - диде ТР Рәисе.

Ул республика предприятиеләренең алты алдынгы инженерлык мәктәбен үстерү программаларын гамәлгә ашыруда актив катнашуына игътибар итте.

"Нәтиҗәләр бар. Без илдә инновацион активлык дәрәҗәсе, технологик инновацияләрне гамәлгә ашыручы оешмалар өлеше, инновацион продуктларның гомуми күләмдәге чагыштырма күләме буенча алдынгы позицияләрдә торабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе искә төшергәнчә, 2024 ел Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителгән иде. "Иң мөһиме - кеше. Татарстанда көчле финанс стимуллары кертелде. Беренче тапкыр постдоклар конкурсы үткәрелде, җиңүчеләр докторлык диссертациясен яклауга грант алдылар. Яшь галимнәрнең торак шартларын яхшырту программасы эшләнде. Фәнни-мәгариф оешмаларының урта звено җитәкчеләренең квалификациясен күтәрү буенча колачлы „Республика лаборатория мөдирләре мәктәбе“ проекты гамәлгә ашырылды», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Моннан тыш, Татарстан Республика фән һәм технологияләр фонды капиталына милек кертеме белән керде. Инвестиция-венчур фонды инновация проектларына ярдәм итүгә шактый акча бүлеп бирә. "Безнең югары уку йортларыбызда укучылар „Студентлар стартабы“ федераль конкурсында катнашу өчен 4,5 мең гариза тапшырды. Аларның 734е ярдәм алды. Болар барысы да уртак тырышлык белән башкарыла торган гаять зур эш. Безнең яшьләр бик талантлы. Һичшиксез, без киләчәктә дә тәвәккәллектән курыкмаган амбициоз кешеләргә ярдәм итәргә тиеш", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Валерий Фальков үз чиратында билгеләп үткәнчә, 2022-2024 елларда университет технологик эшкуарлыгы платформасы эшләү дәверендә 434 белем бирү оешмасы студентларны әлеге эшчәнлеккә җәлеп итү өчен тиешле шартлар тудырган. Ничек кенә булмасын, бу өлкәгә 793 мең кеше җәлеп ителгән. Барлыгы 36,2 меңнән артык стартап һәм проект эшләнгән.

"Безнең илдә технологик эшкуарлыкта үз сәләтләребезне тикшерү өчен берничә йөз университетта тулы инфраструктура бар. Студентлар үзләрен бу өлкәдә сынап карый ала, монда тәвәкәллек таләп ителә. Мин барлык партнерларга әлеге проектны гамәлгә ашыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәм», - дип мөрәҗәгать итте министр форумда катнашучыларга.

Пленар утырыш барышында катнашучылар шәхси бизнесның үзебезнең фәнни-техник эшләнмәләргә ихтыяҗын арттыру, алдынгы тикшеренү һәм мәгариф инфраструктурасын алга таба ныгыту, технологик эшкуарлыкны һәм стартап-экосистемаларны үстерү өчен актуаль хәл ителешләр мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.