Рөстәм Миңнеханов: Россия венчур форумы - илебезнең инновацион системасын үстерүгә өстәмә этәргеч бирү өчен нәтиҗәле мәйданчык

10.04.2025

Россия венчур форумы - тупланган тәҗрибә һәм иң яхшы парктикалар белән уртаклашу, уртак проектларны гамәлгә ашыру турында эшлекле партнерлар белән килешүләргә ирешү, шулай ук илебезнең инновацион системасын үстерүгә өстәмә этәргеч бирү өчен нәтиҗәле мәйданчык ул. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген XIX Россия венчур форумын ачу тантанасында белдерде. Чарада Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Россия Венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, 2 ел дәвамында форумның оештыру комитетын Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры җитәкли. Бу катнашучыларның күплеген һәм географиясен тиз арада киңәйтүгә ярдәм итә. «Быел чараларда дөньяның 25 иленнән 5 меңнән артык делегат, әйдәп баручы чит ил венчур фондлары җитәкчеләре, Евразия киңлегендә икътисадый үсеш локомотивлары илләреннән абруйлы экспертлар катнаша», - диде ТР Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, моңарчы күрелмәгән технологик һәм геосәяси трансформацияләр чорында глобаль конкурентлык сәләте турыдан-туры фәнни-технологик эшләнмәләрне генерацияләү һәм аларны хуҗалык әйләнешенә оператив җәлеп итүгә бәйле.

"Бу уңайдан форумда күргәзмә экспозициясенә аерым басым ясалды, ул, һичшиксез, киләчәккә күз салырга мөмкинлек бирәчәк. Барыгызга да нәтиҗәле эш, яңа идеяләр һәм хәл ителешләр, партнерлык элемтәләрен җайга салу һәм тәҗрибә уртаклашу телим", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга.

Валерий Фальков билгеләп үткәнчә, бүгенге шартларда форум үзенчәлекле яңгыраш ала. "Ил Президенты тарафыннан технологик лидерлыкка ирешү бурычы куелды. Бу безнең барыбыздан да максималь көч туплауны таләп итә. Шуңа бәйле рәвештә мондый мәйданчык булу бик актуаль булып тоела", - диде министр.

"Ышанам ки, форум барышында без Россиянең венчур индустриясе алдында торган трендлар һәм чакырулар турында фикер алышып кына калмыйча, технологик эшкуарлыкны һәм стартап-экосистемаларны үстерү өчен нәтиҗәле хәл ителешләр дә таба алачакбыз», - дип билгеләп үтте Альбина Никконен.

Аннары кунаклар Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев озатуында иң перспективалы стартаплар тәкъдим ителгән күргәзмәне карадылар. Быел катнашуга рекордлы санда Россия стартап-проектлары - 1032 гариза биргән. Бу 2024 елга караганда өч тапкыр күбрәк. Проектлар географиясе Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Израиль, Казахстан, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия һәм Үзбәкстанны колачлый.

Стартапларның күп өлеше MVP яки беренче сатулар стадиясендә (63%), ә иң популяр юнәлеш ясалма акыл нигезендә хәл ителешләр булды (44%). Гаризалар саны буенча Мәскәү, Татарстан Республикасы һәм Ленинград өлкәсе алда бара. Конкурс сайлап алуы йомгаклары буенча форумның демо-көнендә катнашу өчен 150дән артык стартап-проект чакырылган, шул исәптән биш дустанә илдән 15 чит ил проекты. "БАРС Груп", Россиянең болытлы идарә системаларын эшләүчесе һәм интеграторы, заманча сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренең сәламәтлек саклау системасын цифрлаштыру проектын тәкъдим иткән.

Өстәмә чынбарлык технологияләрен (AR) кулланып, «цифрлы инспектор» программа-аппарат хәл ителеше объектларны читтән торып контрольдә тотарга һәм аларга хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә. Система биремнәрне автоматик рәвештә теркәп, адым-адым башкару өчен инструментлар бирә, кеше факторына бәйле хаталарны бетерә һәм рутиналы операцияләрне башкаруның төгәллеген арттыра.

"Fabula AI" - нейрочелтәрләр нигезендә профессиональ һәм иҗади эш өчен дизайн-платформа. Компания рәсемнәр ясау, эшкәртү һәм текстлар әзерләү белән шөгыльләнә. «Dental Synthesis» проектының асылы уникаль һәм бары тик дүртенче буын россия теш имплантаты, имплантат-биомиметика җитештерүдә, ул организм тарафыннан үз сөяге кебек кабул ителә. "IZIQ" электротехник җайланмалар мониторингы өчен алга киткән технологик экосистемалы ИТ-платформаны тәкъдим итә. ЯА алгоритмнары һәм болыт исәпләүләре ярдәмендә техпроцессларда яшерен йомшаклыкларны һәм аномалияләрне оператив рәвештә ачыкларга һәм өстәмә икътисадый нәтиҗә алырга мөмкинлек бирә. "NeuroSol (Ногиѕ Mine)" - тау эшләре һәм шахта компанияләре өчен машина аша күрү сәләтен куллана торган системалар. "JuniStat" - балалар һәм яшьләр футболында талантларны билгеләү һәм үстерү өчен ЯА технологиясе. "Карбомил" ФҖП" ҖЧҖ кече технологик компаниясе табигый графитны тирәнтен һәм комплекслы эшкәртү өлкәсендәге эшчәнлеген тәкъдир итә. Компаниянең эшчәнлеге үзебездә барлыкка килгән табигый графит нигезендә энергия туплау һәм саклау системаларының анод материалларын һәм электр үткәрүче өстәлмәләрен алу технологияләрен һәм җайланмаларын эшләүгә юнәлтелгән.

Экспозициядә шулай ук каты көнкүреш калдыкларын сортларга аеру, агып төшүче суларны һәм табигый суларны чистарту, АСКда зур белешмәләрне анализлау, полимер калдыкларыннан дефицитлы нефть химиясе продукциясе җитештерү мәсьәләләрен хәл итү проектлары, башка перспектив карарлар тәкъдим ителгән.

XIX Россия венчур форумы (РВФ) Казанда 9-11 апрельдә уза. Бу - технологик бизнес өчен әйдәп баручы вакыйгаларның берсе. Кичә, 9 апрельдә, Иннополиста форумның "нуль" көне узды. Төп чаралар 10 һәм 11 апрельдә «Казан Экспо» ХКҮдә уза. РВФ - стартаплар, инвесторлар һәм эре компанияләр вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге өчен инновацион эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итә торган иң эре мәйданчык. Форумның төп бурычы - Россиядә технологик эшкуарлыкка ярдәм итү коралларын үстерү.

2025 елда форумның темасы: "Технологик эшкуарлык: югары компетенцияләр киңлеге». Өч көн дәвамында катнашучылар венчур индустриясенең һәм турыдан-туры инвестицияләрнең төп тенденцияләре, шулай ук Россиядә технологик эшкуарлыкны үстерүнең стратегик бурычлары турында фикер алышачаклар.

Форумны Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Венчур инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ), цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе һәм «Идея» инновацион технопаркы оештыра.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.