Рөстәм Миңнеханов Chongqing Machinery & Electronics Holding холдинг төркемендә булды

09.04.2025

Бүген Татарстан Hәисе Рөстәм Миңнеханов Chongqing Machinery & Electronics Holding холдинг төркемендә булды. Монда ул Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында булды.

Chongqing Machinery & Electronics Holding (CME) - дәүләт активларына идарә итәргә вәкаләтле инвестицион оешма. Хәзерге вакытта CME 31 предприятие, 133 бүлендек компания белән турыдан-туры идарә итә.

Холдинг югары технологияле җйланмалар җитештерү, электрон мәгълүмат, транспорт җайланмалары, база җитештерүе һәм материаллар, шулай ук җайланмалар җитештерү буенча хезмәт күрсәтү өлкәсен һәм башкаларны үз эченә ала.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте