Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чунцин шәһәрендә (КХР) Changan компаниясенең цифрлы интеллектуаль автозаводында булды

09.04.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чунцин шәһәрендә (КХР) Changan компаниясенең цифрлы интеллектуаль автозаводында булды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Кытайда эш сәфәрендә.

Changan предприятиесе 20 эре җитештерүчеләр рәтенә керә, штаб-фатиры Чунцинда урнашкан. Changan Automobile дөньякүләм сатулары 2024 елда 2 683 000 автомобиль тәшкил иткән.

2024 елда Changan Huawei һәм China Unicom белән партнерлыкта үз тарихында иң эре цифрлы интеллектуаль заводны ачкан. Аның мәйданы 770 мең кв. м. Заводта яңа технологияләр урнаштырылган, шул исәптән 800дән артык интеллектуаль җайланма, 1400 робот, 650 автоном транспорт чарасы һәм 200дән артык автоматлаштырылган эш станциясе.

Завод җитештерүнең сыгылмалы ысулларын куллана, алар һәр клиентка үз автомобилен шәхсиләштерелгән һәм уникаль итәргә мөмкинлек бирә. Параметрларны мөстәкыйль сайларга мөмкин – модельдән һәм төсләрдән алып конфигурациягә һәм өстәмә опцияләргә кадәр.

Заводның проект куәте елына 280 мең автомобиль тәшкил итә: һәр минут саен конвейердан яңа автомобиль төшә. Changan Automobile Group оча торган автомобильләр һәм кешегә охшаган роботлар эшләү һәм булдыру өчен якынча 7 миллиард доллар сарыф итәргә планлаштыра. Бу проектлар робот техникасын һәм ясалма акыл технологияләрен, шул исәптән электромобильләрне кертүгә юнәлдерелгән Changan яңа экосистемасының бер өлеше булып тора.

Компания планына 2026 елга беренче оча торган машина чыгару һәм 2027 елга андроид булдыру керә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте