Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан Дәүләт Советының 30 еллыгы - бөтен республика өчен мөһим вакыйга»

28.03.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов парламент депутатларын һәм ветераннарын Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлады. "Татарстан Дәүләт Советының 30 еллыгы – бөтен республика өчен мөһим вакыйга", - диде Рөстәм Миңнеханов бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының сигезенче утырышында.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, өч дистә ел эчендә парламентаризмның ышанычлы хокукый нигезе булдырылды, югары профессионализм, җаваплылык һәм бердәмлек традицияләренә нигез салынды. «Бу принциплар, буыннар дәвамчанлыгын саклап, барлык чакырылыш депутатлар эшчәнлегенең аерылгысыз өлешенә әверелде", - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан парламентаризмы тарихында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев аерым роль уйный, аның ярдәмендә заман таләпләрен җиңеп кенә калмыйча, тотрыклы үсешкә нигез салуга да ирешелде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук депутатлар корпусына һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга республиканың икътисадый үсешенә һәм социаль-сәяси тотрыклылыгына зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Барлык чакырылыш депутатлар да үзгәрешләргә оператив җавап бирделәр, республиканың тотрыклылыгын һәм гражданнарны хокукый яклауны тәэмин итә торган карарлар таптылар, – дип ассызыклады республика Рәисе. - Болар барысы да халыкның тормыш сыйфатын күтәрергә генә түгел, ә республикабызның Россия Федерациясенең терәк төбәге статусын ныгытырга да мөмкинлек бирде. Бүген республика Дәүләт Советы Татарстанның күп милләтле халкы ихтыярын белдерә, республика һәм аның гражданнары мәнфәгатьләрен яклый һәм саклый, дип тулы ышаныч белән әйтергә була».

Парламентарийлар эшендә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә бәйле бурычлар аеруча зур әһәмияткә ия. Бу миссиягә махсус хәрби операциядә шәхсән катнашкан республика парламенты депутатлары да кушылды.

"Депутатлар корпусы эше – профессионализм, патриотизм һәм җаваплылыкның иминлек һәм чәчәк атуның ышанычлы нигезе булып хезмәт итүен ачык раслый, - дип ассызыклады Татарстан Рәисе. - Һәр депутат сайлаучыларның мөһим мәсьәләләрен хәл итүгә, территорияләрне үстерүгә, республика алдында торган гомуми бурычларны гамәлгә ашыруга үзеннән зур өлеш кертә. Бүген тармаклар һәм дәүләт хакимияте органнары арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә без илкүләм проектларны һәм үз программаларыбызны уңышлы гамәлгә ашыра алабыз». Рөстәм Миңнеханов депутатлар корпусына һәм дәүләт хезмәте ветераннарына Татарстанга күп милләтле халык мәнфәгатьләрендә намуслы хезмәт иткәннәре һәм республиканың закон чыгару системасын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Парламентара дипломатиянең мөһим институты буларак, Дәүләт Советы Россия Федераль Собраниесенең ике палатасы белән дә нәтиҗәле әңгәмә кора, республиканың закон чыгару инициативаларын алга сөрә, Россия төбәкләренең һәм дус дәүләтләрнең вәкиллекле органнары белән хезмәттәшлекне ныгыта, – дип ассызыклады Татарстан Рәисе. – Ышанам ки, Дәүләт Советы Татарстан парламентаризмы традицияләрен дәвам итәчәк, ә тупланган закон чыгару тәҗрибәсе яңа шартларда актуаль бурычларны хәл итү өчен ышанычлы нигез булачак».

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы кысаларында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татарстан Республикасы дәүләтчелеген үстерүдәге аерым казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен ике чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары Ренат Харисов һәм Александр Гусев «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнделәр. Җирле үзидарәне торгызуга һәм үстерүгә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Дәүләт Советының өч чакырылыш депутаты Василий Логинов, дүрт чакырылыш депутаты, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Дәүләт чакырылышының VI чакырылыш депутаты, «Татарстан – Яңа гасыр» – «Татарстан» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, дәүләт хезмәте ветераны, 1998-2014 елларда Дәүләт Советы Аппаратының Эшләр идарәчесе Рифкать Абзалов, дәүләт хезмәте ветераны, 1995-2003 елларда Дәүләт Советының матбугат үзәге җитәкчесе Любовь Агеева «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел" медале белән бүләкләнделәр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Дәүләт Советы материаллары кулланылды.