Татарстан Республикасында, Дәүләт торак инспекциясе күрсәткечләре буенча күп фатирлы йортларны ремонтлау эшләре 4,7 млрд. сумлык башкарылган, ул еллык лимитның 99,9%ын тәшкил итә.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимындагыкиңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равиль Моратов та катнашты.
Ирек Фәйзуллин искә төшергәнчә, бүгенгә капиталь ремонт 2013 елга капиталь ремонт буенча программага кертелгән 841 күп фатирлы йортның 839ында тәмамланган.
Хәзерге вакытта 160 гомуми белем мәктәбендә һәм 7 коррекцион мәктәптә капиталь ремонт кысаларында эш тәмамланган, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
2 контурлы казаннарны урнаштыру программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2013 елда Газлаштыру фонды тарафыннан фатир саен җылылык белән тәэмин итү 4 мең 9 фатирда гамәлгә ашырылган.
”Чиста су” программасы буенча 2013 елда 286,2 км су белән тәэмин итү челтәре сузылган, 25 артезиан скважинасы борауланган, 45 муниципаль берәмлектәге 106 торак пунктта 23 су белән тәэмин итү башнясы куелган.
2014 елда Татарстанда бюджет учреждениеләрендә җылылык белән тәэмин итү сыйфатын яхшырту программасын гамәлгә ашыруга керешәчәкләр. Моннан тыш, авыл җирлекләре урамнарын яктырту программасы гамәлгә ашырыла башлаячак.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры ТКХ тармагы өчен кадрлар әзерләү программасы турында сөйләде. Программа республикада икенче ел инде гамәлгә ашырыла.
2013 елның 6 ноябрендә тулаем республика буенча ТКХ тармагының 3628 белгече яңадан әзерләү узды, ул еллык планның 76%ын тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы муниципаль районнарда күп функцияле үзәкләрне урнаштыру, авыл мәктәпләрендә җылы санитар урыннар булдыру, ветеринар берләшмәләргә капиталь ремонт ясау турында сөйләде. “Уңайлы мохит” программасы нигезендә 2013 елда мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен мәктәпләргә керә алу мөмкинлеген тәэмин итү гамәлләре 14 муниципаль берәмлекнең 15 мәктәбендә уздырылды.