Татарстанда предприятиеләрнең хезмәткәрләргә түләнмәгән эш хакы буенча бурычлары 61,2 млн. сум тәшкил итә

19.11.2008

1 нче ноябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасы предприятие һәм оешмаларының хезмәткәрләргә түләнмәгән эш хакы буенча бурычлары 61,5 млн. сум тәшкил иткән. Бурыч предприятенең үзендә акча булмау аркасында җыелган. Хезмәт хакын бирү буенча бурыч ел башыннан 10 тапкыр диярлек арткан.
Бүген тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча Республика ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында бурычлы предприятиеләр белән көрәшү методлары һәм түләнмәгән хезмәт хакларының киләчәктә тагын да артуына ничек юл куймаска кирәклеге турында сүз барды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – комиссия рәисе Равил Моратов үткәрде.
Видеоконференцэлемтә системасы буенча on-line режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы киңәшмәләр залына республиканың барлык муниципаль районнары кушылды.
Татарстан Республикасы Социаль-икътисади мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, хезмәт хакы түләнмәгән хезмәткәрләрнең гомуми саны 9 меңнән артып китә. Шуларның 6,3 меңе – бөлгенлеккә чыгу алдында торган предприятие хезмәткәрләре.
Хезмәт хакын түләү буенча бурычлы предприятиеләрнең 65 % тан артыгы – төзелеш өлкәсендә, 21 % ы – эшкәртү сәнәгате предприятиеләре. 1 нче ноябрьгә алган мәгълүматларга караганда, республикада бурычлы 11 зур һәм урта предприятие исәпләнә (чагыштыру өчен: 1 нче октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, 26 млн. сум чамасы бурычы булган 7 предприятие бар иде).
Муниципаль районнар арасында хезмәт хакын түләү буенча бурычлары зур булганнар исәбенә Казан – 25,2 млн. сум (республикадагы уртача күрсәткечнең 41,0 % ы, Яр Чаллы – 20,2 млн. сум (32,9 %), Чистай муниципаль районы – 7 млн. сум (11,5 %), Бөгелмә муниципаль районы – 3,9 млн. сум (6,4 %) һәм башкалар керә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда (аны ведомство башлыгы Айрат Шәфигуллин җиткерде), 2008 елның өченче кварталында гына да хезмәткәрләренә эш хакы түләү буенча бурычлары булган 25 предприятие ачыкланган. Сентябрь-октябрь дәвамында кайбер предприятиеләр бурычларын түләгән (гомумән алганда, 1 млн. сум чамасы). Министр республикада “кайнар телефон линиясе” эшләвен искәртте, анда гражданнар хезмәт хакын түләмәү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итә алалар. Ел башыннан гражданнар мөрәҗәгате буенча 160 тикшерү үткәрелгән, җитәкчелеге хезмәткәрләргә эш хакы түләү буенча бурычлы булган 80 гә якын предприятие ачыкланган.
Айрат Шәфигуллин төзелеш өлкәсендәге предприятиеләрнең үз хезмәткәрләренә бурычлы булып калулары күчемсез милек базарында инде төзелеп беткән торакны сатуда килеп чыккан авырлыкларга бәйле булуын әйтте.
Татарстан Республикасы буенча Хөкем приставларының федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасының баш хөкем приставы Хәмит Шәрипов үзенең чыгышында, 2008 елның 10 ае нәтиҗәләреннән чыгып караганда, идарәдә 175 млн. сум күләмендә хезмәт хакы буенча бурычларны кайтарып бирүне сорап язылган 15,2 мең башкарма документ каралуын билгеләп узды (чагыштыру өчен: 2007 елның шушы ук чорында 180 миллионнан артык бурычны кайтарып бирүне сорап язылган 18,5 башкарма документ каралган була).
Башкарма документларның күпчелеге Лениногорск районында (1165), Чистай (1115), Буа (976), Баулы (702), Түбән Кама (788) муниципаль районнарында.
Хәмит Шәрипов юридик затны (предприятиене) үзгәрткәннән соң бурычларны кайтарып алу мөмкин түгеллеген әйтте. Әйтик, үзгәртеп төзелү һәм бурычларны кайтарып алу мөмкин булмау аркасында, 2008 елның 10 ае өчен 5 миллионнан артык суммага документлар кире кайтарылган. Бу бурычлар инде беркайчан да түләнмәячәк (чагыштыру өчен: 2007 елда якынча 8 млн. сумлык башкарма документлар кире кайтарылган була).
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – комиссия рәисе Равил Моратов үз хезмәткәрләренә бурычлы булган кайбер предприятие җитәкчеләрен кискен тәнкыйть итте. Аның сүзләренә караганда, предприятие проблемаларын “гади эшчеләрнең акча янчыгы исәбенә” чишәргә ярамый. Равил Моратов якындагы арада комиссия җитәкчеләренең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм чыгымнарны легальләштерү буенча докладларын тыңларга тәкъдим итте.
“Моннан тыш, муниципаль берәмлекләрдә салым җыю буенча эшне көчәйтергә кирәк”, - дип саный Равил Моратов. Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры бүгенге көндә Татарстан Республикасы халкының күпчелек өлеше бюджетны тулыландыруда катнашмавын билгеләп узды. Бу мәсьәләләрне чишү өчен, финанс инспекторларының эшен көчәйтергә кирәк.
Киңәшмә барышында видеоконференцэлемтә кысаларында Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләре белән турыдан-туры бәйләнеш урнаштырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте