"КАМАЗ-Мастер" машиналарын "Дакар-2014"кә озаттылар

10.11.2013

Бүген "КАМАЗ-Мастер" командасы автомобильләре "Дакар-2014" марафон ралли-рейд старты урынына юлга чыктылар.Китер алдыннан Чаллы астындагы полигонда команда белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "КАМАЗ" ААҖ гендиректоры Сергей Когогин очраштылар.

"КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин Рөстәм Миңнехановны Көньяк Америкага сезонның иң төп стартына баручы гонщиклар һәм команданың техник персоналы белән таныштырды. Чагин Татарстан Президентына "Дакар-2014"тә катнашачак машиналарны күрсәтте. Быел регламент үзгәрү аркасында команда Liebherr фирмасының двигательләре куелган өч машина әзерләгән, тагын ике экипаж  элеккеге ЯМЗ двигательле машиналарда барачак.

Рөстәм Миңнеханов машиналарның техник үзенчәлекләре белән кызыксынды, шуннан команда полигонында берсен йөртеп тә карады.

"Бик әйбәт машина, бик әйбәт, - дип билгеләп үтте тест-драйвтан соң Татарстан Президенты. - Передачаларны күчерү җайлы, мотор иң астан "тотып ала".

Ул "КАМАЗ-Мастер" командасына "Дакар"да уңышлар теләде һәм алар белән фотога төште.

Бүген команада вәкилләре Франциягә китәләр. Анда Гаврда автомобильләрне Көньяк Америкага бара торган паромга төйиләр, ә гонщиклар Россиягә кайталар. тагын бер айдан "КАМАЗ-Мастер"ның берничә хезмәткәре Атлантиканың теге ягында машиналарны каршы алачаклар. Команданың башка әгъзаләре марафон старты җитәрәк Аргентинага килеп җитәчәкләр, 4 январьда. Быел "Дакар" Чилида 18 январьда тәмамланачак. 


ТР Матбугат хезмәте. Михаил Миронов