Рөстәм Миңнеханов «Газпром СПГ технологии» ҖЧҖ директорлар Советы Рәисе Алексей Кахидзе белән очрашты

26.03.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпром СПГ технологии» ҖЧҖ директорлар Советы Рәисе Алексей Кахидзе белән очрашуда сыекландырылган табигый газ җитештерү һәм сату өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Әңгәмә барышында шулай ук төбәктә сыекландырылган табигый газның җитештерү һәм сату инфраструктурасын үстерү перспективалары кебек темаларга да кагылдылар.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров катнашты.

Тулырак компания сайтында https://www.gspgt.ru


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.