Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан буенча ЭЭМ РФ башка субъектларының шундый ук ведомстволары арасында яхшы исәптә"
09.11.2013
Иртәгә Россиядә РФ Хокук саклау органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итәчәкләр. ТР полицейскийлары һөнәри бәйрәмнәрен бүген бәйрәм итә. “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында үткән тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, ТР буенча ЭЭМ министры Артем Хохорин катнашты.
ТР Президенты һәм ТР Дәүләт Советы исеменнән җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, вакытка һәм хезмәтнең атамасына бәйсез рәвештә аның эшчәнлегенең асылы үзгәрешсез кала – ул гражданнарның хокукларын, ирекләрен һәм законлы ихтыяҗларын яклау.
“Безнең җәмәгатьчелек тәртибен саклау, зур чаралар уздыру, җинаятьчелеккә, хокук бозуларга каршы көрәш буенча уртак эшчәнлегебезгә карата бик күп саннар, бик күп аргументлар әйтелгән. Шундый нәтиҗә ясалды: безнең министрлык, димәк, сез коллегаларыгыз белән бергә эшегезне профессиональ дәрәҗәдә башкарасыз һәм төп критерийлар буенча РФ башка субъектларының шундый ук ведомстволары арасында яхшы исәптә торасыз. Бу җинаятьчелекне киметү дә, җинаятьләрне ачыклау да, һәм башкалар, сез бу эшләрне безнең җәмгыятьнең санитарлары кебек башкарасыз”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм агымдагы елда ТР буенча ЭЭМ эшчәнлеге нәтиҗәләрен искә алды.
Ф.Мөхәммәтшин ТР полициясенең Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру вакытында эшчәнлегенә аерым игътибар бирде, әлеге эшнең республика һәм ил дәрәҗәсендә генә түгел, ә халыкара дәрәҗәдә дә билгеләп үтелүен ассызыклады.
ТР парламенты спикеры сүзләренчә, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә, шулай ук дини чагылышларга һәм башка фанатиклыкка карата чара күрү мәсьәләләрендә эчке эшләр органнарына һәм хокук саклау системасының махсус хезмәтләренә аеруча зур җаваплылык йөкләнә.
“Инде күп еллар дәвамында 10 нчы ноябрь бөтен Совет, ә соңыннан бөтен Россия бәйрәме булып тора. Бу безнең сан һәм бурычларның күләме ягыннан зур министрлыкларның берсе булганга түгел, ә дәүләт һәм җәмгыять безнең көндәлек тырыш, кайчак күренмәс һәм бик үк күңелгә ятышлы булмаган эштән башка эшчәнлек алып бара алмаганга”, - дип ассызыклады Артем Хохорин. ТР буенча ЭЭМ башлыгы елга нәтиҗәләр ясап, билгеләп үткәнчә, бу ел ТР полициясе өчен үзенчәлекле булды.
Полиция хезәмәткәрләре билгеләп үткәнчә, 10 нчы ноябрь аларның һәрберсе өчен үзенчәлекле бәйрәм көне.
Бүгенге тантаналы чара барышында, эшкә тугрылык күрсәткән һәм хезмәт вазыйфаларын намуслы башкарган өчен, республиканың полиция хезмәткәрләрен бүләкләү булды. Хезмәт урынында һәлак булган полиция хезмәткәрләренең туганнары да бәйрәм чарасыннан читтә калмады: алар шулай ук бәйрәмгә чакырылган иде.
Тантана вакытында бер минут тынлык та булды. Чарага җыелганнар экранда Ватан өчен тормышларын биргән эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең исемнәрен күрә алдылар. Кичә ТР буенча ЭЭМ мемориаль комплексында да һәлак булганнарны искә алганнар. Ләкин хезмәт вакытында һәлак булганнарның туганнары рәхмәт сүзләре белән билгеләп үткәнчә, аларга, ведомство һәм бүлекләрнең җитәкчеләре белән очрашу өчен, бәйрәмне көтәргә кирәкми.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы