Рөстәм Миңнеханов «Кызыл мәйдан" мотоклубы директоры Сергей Писаренко белән очрашты

26.03.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Кызыл мәйдан» мотоклубы директоры Сергей Писаренко белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Киләчәктә хезмәттәшлек итү һәм уртак чаралар оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «Кызыл мәйдан» мотоклубы элеккеге елларда Казанда мотоузышларда, Татарстан Хөкүмәте һәм Казан мэриясе белән берлектә оештырылган «Ике Кремль» халыкара мотофестивалендә, башка чараларда катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.