Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан илкүләм тикшеренү технология университетының агымдагы эш торышы белән танышты.
Рөстәм Миңнеханов югары уку йортының кайбер фәнни лабораторияләрен һәм кафедраларын карап чыкты, лабораторияләрдә урнаштырылган җайланмаларны, шулай ук кайбер уку бүлмәләрендә башкарылган ремонтның сыйфатын бәяләде. Карау барышында аңлатмаларны КНИТУ ректоры Юрий Казаков биреп барды.
Бина холлында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен көрәшкән югары уку йорты студентларына һәм мөгаллимнәренә багышланган махсуслаштырылган күргәзмә урнаштырылган.
«Химик» эзтабар отряды вәкилләре Рөстәм Миңнехановка эзтабарларның эше, эзләү экспедицияләре вакытында табылган экспонатлар һәм сугышчыларның шәхси әйберләре турында сөйләделәр. Эзтабарлар шул исәптән Ленинград, Псков өлкәләрендә һ.б. эшлиләр.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Казан илкүләм тикшеренү технология университетын киләчәктә үстерү, шул исәптән югары уку йортының фәнни-техник эшчәнлеге һәм аның юнәлеш предприятиеләре белән багланышлары мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм башкалар катнашты.