Рөстәм Миңнеханов КХЛ плей-офф уеннары алдыннан «Ак Барс" хоккей клубы әгъзалары белән очрашты

24.03.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы әгъзалары - тренерлар, спортчылар белән очрашты.

Очрашу Континенталь хоккей лигасының (КХЛ) 2024/2025 елгы сезон плей-офф уеннары – 2025 елгы Гагарин Кубогы уеннары алдыннан узды. Очрашу Казанда «Татнефть-Арена» боз спорт сараенда узды. Чарада Казан командасының элеккеге баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов катнашты.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары белән мондый очрашулар инде традициягә әйләнде. "Сезон гади булмаса да, бурычны үтәдек, - диде Рөстәм Миңнеханов, хоккейчыларга мөрәҗәгать итеп. - Без плей-оффта, һәм барысы да нульдән башлана! Һәркем үзен күрсәтергә тели, һәм бу нормаль. Безнең көндәш лаеклы, һәм көндәшне аңлап карарга кирәк - алар шундый ук егетләр, аларның да җанатарлары шундый ук. Һәм сез шуны аңларга тиеш: бөтен республика, без барыбыз да - сезнең җиңүләрегездә дә, уңышсызлыкларыгызда да һәрвакыт сезнең белән".

Рөстәм Миңнеханов Татарстан спортчыларына уңышлар һәм җәрәхәтләнмичә генә уйнауларын теләде. "Теләк шундый - җәрәхәтләрсезуйнау. Чөнки бу иң зур проблема, уенчылар җәрәхәтләр ала", - диде ул.

Алда торган Гагарин Кубогында татарстан Рәисе «Ак Барс» хоккейчыларын матур хоккей күрсәтергә өндәде. «Зур өметләр белән карыйбыз, - диде ул. Әйе, җиңел булмаячак, ләкин ахыргача көрәшәчәкбез!»

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, уен соңгы секундка кадәр мавыктыргыч булырга тиеш. «Ахырга кадәр көрәшергә кирәк, - дип кабатлады ул. - Уен соңгы секундка кадәр булырга тиеш. Команда җитди, һәм теләсә кайсы көндәш белән уйный ала, һәм монда шик юк". Ул шулай ук искә төшергәнчә, «Ак Барс» хоккей клубы өчен Татарстан Республикасында гына түгел, аннан читтә дә җанаталар.

Спортчылар Рөстәм Миңнехановка теләкләре һәм ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерделәр. Алар шулай ук команданың характеры да, осталыгы да барлыгын ассызыкладылар.

Зиннәтулла Билалетдинов спортчылар белән очрашу барышында шулай ук «Ак Барс»ның җиңү өчен рухы һәм уңышы барлыгын билгеләп үтте. "Көрәшегез, - диде ул хоккейчыларга. - Барысы да безнең кулда. Яхшы уен сезгә!»

Казан мэры Илсур Метшин спортчыларга Татарстан башкаласы Казан үзенең хоккей клубы белән горурлана, диде.

Ул хәбәр иткәнчә, яшь хоккейчылар шулай ук һәрвакыт «Ак Барс» белән горурланалар һәм, әлбәттә, өлкән иптәшләренә охшарга телиләр. Исегезгә төшерәбез, Гагарин Кубогының беренче раундында "Ак Барс" Екатеринбургтан "Автомобилист"ка каршы көрәшәчәк.

Беренче матчларны команда читтә 26 һәм 28 мартта уздырачак. Уеннар Мәскәү вакыты белән 17:00дә башлана. Даими сезон нәтиҗәләре буенча "Ак Барс" КХЛ Көнчыгыш конференциясе таблицасында бишенче урынны алды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.